“Яктылык”та “беренче кыңгырау” яңгырады

SONY DSCБелем көне турында Сама­раның бердәнбер “Яктылык” татар мәктәбеннән “Бер­дәмлек”тә фоторепортаж бас­тыру инде күптәнге гадәткә әйләнеп китте. Без бу юлы да тантанадан читтә калмаска булдык һәм укучыларыбызга чираттагы язмабызны тәкъ­дим итәбез.

Көн болытлы булып, иртә­дән бирле яңгыр менә явам-явам дип торса да, матур мәктәп киемнәренә киенгән укучылар, аларның ата-аналары, әби-бабалары һәм башка якын туганнары мәктәп йортындагы мәйданга бәйрәм тантанасына җыелдылар.

Мөхтәрәм кунаклар арасында өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, шәһәр Думасы депутаты Рифкать Хуҗин, “Як­тылык”ның беренче директоры Харидә Дашкина, Самара Җәмигъ мәчете имамы Иршат хәзрәт Сафин да бар иде. Шуны да әйтергә кирәктер: быел беренче сыйныфка укыр­га керүчеләр арасында ми­нем оныккаем Сафия кебек, Иршат хәзрәтнең улы Имранның да, “Бер­дәмлек”тә күп еллар эшләп киткән журналист Раушания Сыт­дикованың оныгы Мәгъ­сүм­нең һәм әле күп башка та­ныш­ларыбызның балалары һәм оныклары булуы куанычлы хәл.

Мәктәп директоры Радик әфәнде Газизов тантананы ачканда быел мәктәп бусагасын барлыгы 480 укучы атлап керәчәк, дип әйтте. Шуларның 57се, ике төркемгә бүленеп, беренче сыйныфта укыячак. Аларны тәҗрибәле педагоглар Галия ханым Тупасова һәм Рәмзия ханым Зарипова укытачак.

SONY DSC

Башлангыч сыйныф укытучысы Галия ханым Тупасова бәйрәмдә үзенең укучылары белән.

SONY DSC

Башлангыч сыйныф укытучысы Рәмзия ханым Зарипова бәйрәмдә үзенең укучылары белән.

“Яктылык”ның беренче директоры Хәридә ханым Дашкинаны укучылар чәчәчкләргә күмде.

“Яктылык”ның беренче директоры Хәридә ханым Дашкинаны укучылар чәчәчкләргә күмде.

Өлкән сыйныф укучылары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче сабыйларга матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Үз чиратында беренче сыйныфка килүчеләр туган телебезгә, халкыбызга багышланган шигырьләр сөйләделәр.

Менә, ниһаять, бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле дә килеп җитте. Унберенче сыйныф укучысы Айдар Айкаев беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керәчәк Әминә Замальтдинова белән бергәләп яңа уку елы башлануын хәбәр итеп, беренче кыңгырауны яңгырата-яңгырата мәйдан буйлап мәктәп бинасына уздылар. Алар артыннан беренче сыйныф укучылары да, өлкән сыйныфларда укучылар да иярде.

Бераздан класс бүл­мә­ләрендә эшлекле тынлык урнашып, беренче дәрес башланып китте.

SONY DSC

Уку елы башлануны хәбәр итеп мәйданда беренче кыңгырау яңгырый.

DSCN4550

Белем көне уңаеннан тан­танага килүчеләрне мәктәп директоры Радик әфәнде Газизов тәбрикли.

DSCN4555Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

 * * *

image3image5

image7 image4 image6 image “Яктылык” мәктәбенең татар теле һәм

әдәбияты укытучысы Нурзидә ханым ФӘЙЗУЛЛИНА фотосурәтләре.

 

Просмотров: 1666

Комментирование запрещено