В Самаре пройдут праздничные мероприятия, посвященные Дню дружбы народов (СКАЧАТЬ ПРОГРАММУ) / Сезне бәйрәмгә көтәбез!

obshchestvennoe-obsuzhdenie-gosudarstvennoy-programmy-2aВ эту субботу, 10 сентября, в Самаре пройдут праздничные мероприятия, посвященные Дню дружбы народов. Праздник начнется в 11:30 на улице Осетинской в новом жилом районе «Волгарь».

В программе:

  • концерт национальных коллективов;
  • театр «Пластилиновый дождь»;
  • шоу канатоходцев;
  • детская и спортивная площадки;
  • интерактивная выставка «Все мы — Россия»;
  • ярмарка народных промыслов «Город мастеров»;
  • гимнастическое шоу;
  • награждение лауреатов Окружного этапа ПФО Всероссийского конкурса «СМИротворец-2016″;
  • хоровод дружбы с участием гостей праздника.

Afisha_RGB_без подарков

Приехать на праздник можно будет на бесплатных автобусах, которые будут ходить от площади Революции и автостанции Аврора. Туда: с 9:00 до 12:00. Обратно: с 14:00 до 16:00.

progorodsamara.ru

СКАЧАТЬ ПРОГРАММУ праздничного мероприятия, посвященного Дню народов и национальных культур Самарского края

* * *

10 сентябрьдә Са­мараның Куйбышев районындагы Волгарь бистәсе зур бәйрәм үзәгенә әйләнәчәк. Аның Осетинская урамында Халыклар дуслыгы көне билгеләнеп үтә. Чара өлкә Халыклар дуслыгы йортының 15 яшьлек юбилеена да туры килә.

Бәйрәмне Самара өлкәсе губернаторы Администрациясе, өлкә Халыклар дуслыгы йорты, Самара өлкәсе халыклары берләшмәсе оештыра.

Халыклар дуслыгы көненә багышланган чарада губернатор Николай Меркушкин, шулай ук өлкәбез шәһәрләреннән һәм районнарыннан килгән делегатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашуы көтелә.

Бәйрәм концертында милли иҗат коллективлары һәм профессиональ артистлар чыгыш ясаячак. “Без барыбыз да — Россия!” дип аталган интерактив мәйданчыкта милли киемнәр, музыка уен кораллары белән танышырга, милли ризык­лардан авыз итәргә булачак. Өлкә Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән дә танышырга мөмкин. Кунакларның милли киемнәргә киенеп ки­лүләре аеруча хуплана.

Ә балалар төрле мастер-классларда, мавыктыргыч уеннарда, флешмобларда катнаша алалар. Нәни дуслар өчен танылган “Пластилиновый дождь” театры үзенең искиткеч тамашасын тәкъдим итә.

12 сәгатьтә “Осталар шә­һәре”, спорт һәм балалар мәй­данчыклары эшли башлая­чак. Төп мәйданда өлкә ха­лыкларының мәдәнияте чагыл­дырылган күргәзмә оештырыла.

13 сәгатьтә Дагыстанның “ГУНАР” халык коллективы кунакларга канатта йөрү осталык­ларын күрсәтәчәк.

13 сәгать 20 минутта оештыручылар бәйрәмдә катнашучыларны “Дуслык әйлән-бәйләне”нә чакыра.

14 сәгать 10 минутта Халыклар дуслыгы йортының 15 яшьлегенә багышланган флешмоб башлана.

Волгарьга Революция мәй­даныннан һәм Аврора ав­то­станциясеннән 10 сәгать 30 минуттан алып 12 сәгатькә кадәр бушлай йөр­гән ав­то­бусларга утырып бара аласыз. Ә Волгарьдан Сама­рага ав­тобуслар 15 сәгатьтән 16 сәгать 30 минутка кадәр йөриячәкләр.

Халыклар дуслыгы көненә багышланган бәйрәмгә рәхим итегез!

Просмотров: 1769

4 комментариев

  1. Побольше бесплатных автобусов надо.

  2. Килуче миллэттэшлэребез татар костюмнарыннан булсыннар иде!

  3. Уткэн елны Бердэмлек журналисты бу чара турында менэ ни язган иде (http://samtatnews.ru/2015/09/18/%d0%b3%d1%83%d0%b1%d0%b5%d1%80%d0%bd%d0%b0-%d1%83%d0%bb-%d1%81%d0%b8%d0%bd-%d2%bb%d3%99%d0%bc-%d0%bc%d0%b8%d0%bd/):
    » …Бик шәп узган бәйрәмнән күтәренке кәеф белән кайту юлына чыккан кешеләрнең күбесе бушлай автобуска өлгермәде һәм күпчелегенә таныш булмаган авыл буйлап шәһәр транспорты тукталышын эзләп китәргә туры килде. Көне буе йөреп арыган аяк­лар тукталыш эзләп йөрергә теләмәсәләр дә, башка чара юк иде. Уфылдый-уфылдый тукталыш эскәмиясенә килеп егылган юан гына бер абзый минем фикерләрне укыгандай: “Юк, киләсе елга монда кадәр өстерәлеп йөрисем юк. Мондый бәйрәмнәр шәһәр мәйданнарында уздырылырга тиеш, шунда гына теләгән һәркем чарада катнаша ала. Ә шәһәр читендә оештырылган бәйрәмнең гомерле булуына шикләнәм”, — дип сөйләнде. Ә мин аның сүзләрен хуплап, баш селкеп тордым».
    Карарбыз, быел ничек булыр.