Бөтен яктан бирде Ходаем
Өеп-өеп миңа бәхетне.
Дәрәҗәм бар, торыр йортым
Балалар үстердек икене.
Парым бар, эчәр суым чиста,
Тамагым тук, эшлим акчасын.
Исәнлегем булса, бәрәңгесен
Чәчеп куям тутырып бакчасын.
Оныкларым кайта, бәхет белән
Тула өйнең һәрбер почмагы.
Бу бәхеткә үзем дә ышанмыйм -
Кунак килсә җәям кочагым.
Әйтергә дә куркып торам кайчак,
Бер дә юктан күңелем үскәнен.
Шунысы кыен, еллар арта калды,
Күпме калды тагы яшисем?.!.
Фәния КӘРИМОВА.
Камышлы авылы.
«Камышлы хәбәрләре».
Просмотров: 1132