Яраннарым

iАл, кызыл чәчәк аталар

Өй түремдә яраннар.

Күңелемне юатучы,

Ямь бируче да алар.

Нурга күмеп тәрәз төбем,

Үсәләр яраннарым.

Алар гына баса кебек

Йөрәгем яраларын.

Сокланып карыйм аларга,

Күзләр генә тимәсен.

Тик йөрәк сагышларыннан

Яраннарым көймәсен.

Нурландыра, ямьләндерә

Өемне яраннарым.

Шушы алсу гүзәллекне

Һич күреп туя алмамын.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1443

Один комментарий

  1. Очень красиво , супер.