Нинди генә авырудан җәфалансагыз да, сезгә кабак ашарга кирәк!

Күршем бакчасында һәр яшелчә “егылып” уңган быел.

Камышлыда яшәүче Җәмилә Минегалимова: «Күршем Илдар Хәмидуллинның бакчасында кабак “егылып” уңган быел».

Телевизордан бер хуҗалыкта 30 килолы  иң зур кабак үстерүләре турында сюжет күрсәткәндә тел шартлатып карап утырган идем. Бактың исә, үземнең күршемдә яшәүче Илдар һәм Асия Хәмидуллиннарның кабаклары быел күпкә зуррак та үскән икән.

Нинди генә авырудан җәфалансагыз да, сезгә кабак ашарга кирәк. Аңардан да диетик һәм файдалырак продуктны таба алмассыз – соңгы вакытта галимнәр шундый фикердә тора. Урамда нәкъ менә кабак сезоны булуын да күздә тотсак, кабак ашый башлыйк.

Кабак, карбыз һәм кавын белән бер семьялыкка керсә дә, алардан аермалы буларак, Россиянең урта полосасында да яхшы үсә. Алай гына да түгел, елдан-ел аңардан рекордлы уңыш алалар. Файдалылык ягыннан да ул аларны уздыра.

Кабакның бик күп файдалы сыйфатларга ия булуы күптән исбатланган инде. Яшелчәнең йомшак өлеше В төркеме һәм Е, А, С, D, F, PP, T витаминнарына, магний, калий, тимер, кальций, аксым, клетчатка һәм шикәргә бик бай. Әлеге яшелчә югары әчелек бүлеп чыгару белән бәйле ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында аеруча файдалы. Туклануга кабакны өстәү туберкулез, атеросклероз, эч кибү, диабет, подагра, бөергә таш утыруны дәвалауда да яхшы нәтиҗәләр бирә. Кабак – бәвел кудыру чарасы, шуңа күрә табиблар аны бөер, йөрәк авырулы кешеләргә, йөкле вакытта шешенү күзәтелгәндә кулланырга кушалар. Диетологлар артык авырлыктан интегүчеләргә дә әлеге яшелчә белән дуслашырга киңәш итә. Кабактагы файдалы элементлар организмдагы матдәләр алмашын тизләтә, «начар» холестеринны чыгара, тән тиресен шомарта, шуңа авырлыкны кисәк югалтканда да тире салынып төшәр дип куркырга кирәкми.

slSpG7gFCSAКабакның төше шулай ук бик файдалы. Мәсәлән, ул бавыр авырулары белән көрәштә нәтиҗәле. Анда 50 процентка кадәр үсемлек мае, фитостериннар, органик кислоталар бар. Күп күләмдә цинк булган төшләрне табиблар майлы бит тиресен дәвалаганда, шулай ук кавыктан котылу чарасы буларак та куллана. Киптерелгән кабак төшләре җенес системасы эшчәнлеген яхшырта.

Кабак согы яхшы антиоксидантлардан санала. Грипп яки салкын тию белән чирләү куркынычы булганда, һәр көнне иртән 200 мл кабак согы эчәргә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта. Кабак согы шулай ук эч кибү, геморрой, нерв киеренкелеге, йөклелек вакытында яки диңгез авыруы аркасында косасы килүдән дә дәвалый.

Кабак косметологиядә аерым урын алып тора. Аннан тукландыргыч битлекләр ясыйлар. Майлы тире өчен чи кабактан әзерләнгән боламык (3 аш кашыгы), йомырка сарысы һәм бал кирәк. Барысын бергә яхшылап болгаткач, 40 градуска кадәр җылыталар һәм 15 минутка биткә сылыйлар. Битлек битнең майланып торуыннан һәм бетчәләрдән котылырга ярдәм итә. Коры бит тиресе өчен пешкән кабак (3 аш кашыгы) һәм үсемлек мае (1 аш кашыгы) кирәк. Әлеге битлекне 15-20 минутка сылыйлар, соңыннан салкын су белән юып төшерәләр.

Файда да файда дип сөйлибез, тик кабакның, башка яшелчәләр кебек үк, зыяны да бар. Әйтик, кайбер кешеләрдә кабакны беренче тапкыр ашап караганда эч кабару һәм авырту күзәтелергә мөмкин. Ашказаны согы түбән әчелектә булган кешеләргә һәм шикәр диабетының авыр формасы белән чирләгәндә кабак ашаудан тыелып торырга киңәш итәләр. Яшелчәне артык авырлыктан интегүчеләргә ашау файдалы, дидек, тик шунысы да бар: кабак аппетитны көчәйтә. Шуңа күрә аны туклану рационына керткәндә сак булырга кирәк. Белеп кулланганда, әлеге яшелчә күп төрле шифага ия.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА әзерләде.

Автор фотосурәтләре.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1225

Комментирование запрещено