Новосибирскида Себер татар яшьләре фестивале узачак

309522-25 сентябрь көннәрендә Новосибирскида IX Себер татар яшьләре фестивале узачак. Оештыручылар хәбәр итүенчә, фестиваль Себер яшьләрен берләштерү, татар милләтенең милли үзенчәлекләрен форлалаштыру, яшьләрне социаль-мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү максатыннан оештырыла.

Әлеге чарада Россиянең 11 төбәгеннән һәм Казахстаннан кунаклар катнашачак. Катнашучыларның яше 18-30 кадәр.

Новосибирск шәһәренең “Алтын йолдыз” татар яшьләре клубы җитәкчесе Руслан Мөхәммәтҗанов хәбәр итүенчә, фестиваль кысаларында татар теле, вокал, хореография, актерлык осталыгы буенча мастер-класслар эшләячәк. “Шулай ук тарих һәм дин буенча лекцияләр, “Киләчәктә татар милләтенең үсеше” дигән түгәрәк өстәл, милли уеннар, спорт чаралары оештырырга уйлыйбыз.

Быел фестиваль программасына беренче тапкыр “Тиз татар очрашулары”, “Йөзгә бер” уены кертеләчәк. “Татар бизәкләре” дигән чарада узачак. Монда делегатлар тулысы белән татар мохитына кереп чумачак, төрле милли уеннар, көрәш, кулинария остаханәләре һәм башка чаралар үткәрү планлаштырылган.

Беренче көнне һәр делегация катнашучыларга үз проектын күрсәтәчәк. Гала-концертта “Зәңгәр күл” ял базасында фестиваль барышында әзерләнгән “Алга!” флэш-мобы тәкъдим ителәчәк”.

Руслан Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, ел саен фестивальдә катнашучылар саны арта. “Узган ел 70 кеше катнашса, быел 90 гариза кабул ителде”, – ди ул.

“Татар-информ”.

Просмотров: 750

Комментирование запрещено