«Ярдәм» фонды татар дин белгечләре сурәтләнгән дәфтәрләр әзерли / Фонд «Ярдэм» готовит тетради, посвященные татарским богословам

8.3.283.кле-1024x1024Дәфтәрләр Ризаэтдин Фәхретдиновка, Шиһабетдин Мәрҗанига, Муса Бигиевка һәм башка ислам дине галимнәренә багышланачак

Татарстан укучылары танылган татар дин белгечләре һәм галимнәре сурәтләнгән эш дәфтәрләре алачак. Бу проектны «Ярдәм» фонды тормышка ашыра дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Һәр дәфтәр аерым шәхескә багышланачак. Мисал өчен, Ризаэтдин Фәхретдиновка, Шиһабетдин Мәрҗанига, Муса Бигиевка яки Гаяз Исхакыйга багышлана.

Мондый дәфтәрләр дини-мәгърифәтчелек функциясен башкарачак. Һәр дәфтәрдә галим турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк.

«Яшьләр хәзерге актерларны, башкаручыларны, хәтта блогерларны да яхшы белә. Татарстан балалары, бигрәк тә мөселманнар чын геройларны — ислам, мәгърифәтчелек һәм мәгариф үсешенә зур өлеш кертүчеләрне белергә тиеш», — дип белдерде «Ярдәм» фонды советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов.

«Татар-информ».

* * *

Школьники Татарстана смогут получить рабочие тетради с изображениями известных татарских богословов и ученых. Этот проект реализуется фондом «Ярдэм», сообщает пресс-служба ДУМ РТ.

Каждая тетрадь будет посвящена отдельной личности. Например, Ризаэтдину Фахретдину, Шигабутдину Марджани, Мусе Бигиеву или Гаязу Исхаки.

Планируется, что такие тетради будут выполнять религиозно-просветительскую функцию. В каждой тетради будет представлена информация об ученом – его биография, места учебы, учителя и наставники, а также самые известные и популярные труды.

«Молодежь прекрасно знает современных актеров, исполнителей и даже блогеров. Мы хотим, чтобы татарстанские дети, особенно мусульмане, знали настоящих героев – тех, кто внес большой вклад в развитие ислама, просветительства и образования», – заявил председатель совета фонда «Ярдэм», заместитель муфтия Татарстана Илдар хазрат Баязитов.

«Татар-информ».

Просмотров: 1089

Комментирование запрещено