Әбиемнең җиз самавыры

iҖиз самавыр ялгыз тора

Арт өйдәге киштәдә.

Күңелсездер сиңа, диеп,

Алып куйдым өстәлгә.

Сәгать артка таба сукты,

Тек-тек итеп телләрен.

Кайтарды узган гомернең

Самавырлы чәйләрен.

 Күңел ташып, яшьләр чыкты,

Чак эзләп таптым күмер.

«Дәви» суын салып куйдым,

Яшәреп китте күңел.

 Тиздән самавыр да җырлап,

Серләште минем белән.

Ул да озак, минем кебек,

Сердәш тапмый яшәгән.

Өстәл өстен бизәп куйды

Чәкчәк белән бәлеш тә.

Туган як урманнарының

Мәтрүшкәле чәе дә.

Бөтен гаиләм шатланышып,

Утырды иртән чәйгә.

Әнкәй, диделәр, булдык без

Әйтерсең әкияттә.

Сөенеп очып йөрим мин

Яшь чагымдагы кебек.

Хәзер килеп керер төсле

Әбием дә йәгереп.

Ул да мине аңлаган күк,

Карап тора рәсемнән.

Балачакта чәй эчүләр

Чыкмый бер дә исемнән.

 Җылысын әбинең саклар

Җиз самавыр мәңгегә.

Без дә онытмый яшәрбез

Нәсел тарихын гомергә.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1198

Комментирование запрещено