Туй бавырсагы

6546990«Бисмилла» әйтеп башлыйбыз

Бавырсак пешергәндә.

Алмашлап болгатабыз

Майлары күпергәндә.

Алтын сары төскә керә

Бавырсагыбыз уңганда.

Түр башында ул утыра,

Бик кадерле булганга.

Сихри көч тарта үзенә,

Баллар койдык йөзенә.

Йөземнәр сибеп как яптык,

Күз тимәскә үзенә.

Күпме көч куеп пешердек,

Авыз итеп карагыз.

Кияү, килен бавырсагы,

Котлап бүләк салабыз.

«Әче» дип кычкырабыз

Теләкләр теләп бергә.

Алтын туйгача торыгыз

Аерылмыйча гел бергә.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

 

 

Просмотров: 1154

Комментирование запрещено