Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әссәләмүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне Корбан бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
Бу якты һәм изге бәйрәм — безнең борынгы бабаларыбызның бай рухи мирасының аерылгысыз өлеше, кешенең тәкъваллыкка, ярлы-ятимнәргә ярдәм итәргә омтылуы, әхлакны үстерү билгесе.
Без — мөселманнар, һәрвакыт төрле диннәргә тигез карап, күршеләребез белән дус яшибез. Күп гасырлар аша килгән бу кыйммәтләр — безнең горурлыгыбыз һәм уртак байлыгыбыз. Аларны без сакларга һәм үсеп килүче буынга тапшырырга тиешбез.
Бу матур көзге көннәрдә без күңелләребезгә шатлык һәм дәрт өстәп, Аллаһы тарафыннан хуплау тапкан Корбан бәйрәмен каршылыйбыз. Ул мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелекне, яхшылык һәм юмартлыкны тасвирлап, изге гамәлләр турында исебезгә төшерә һәм миллионлаган хаҗиларның Исламның бишенче баганасы — Хаҗ гамәлен кылулары һәм Изге Кәгъбә ташы янында очрашулары вакытына туры килә.
Бу көнне Аллаһы Тәгалә безгә эчке күңел шатлыгын һәм Аның мәрхәмәтен тоеп, ихлас күңелдән догаларыбызны кылырга һәм корбан чалырга мөмкинлек бирсен иде. Аллаһы Тәгаләдән барыбызга да үзенең хәер-фатихасын, яхшы теләкләрен, бәхет һәм сәламәтлек, ә илебезгә тотрыклык һәм бай, тыныч тормыш бирүен сорыйбыз.
Корбан бәйрәмебез мөбарәк булсын!
Сезне хөрмәт һәм ихтирам итеп,
Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт ЯРУЛЛИН.
Просмотров: 1347