Милли мәктәпләрне ничек саклап калырга?

%d0%b0%d0%b9%d1%81%d1%8b%d0%bb%d1%83-%d0%ba%d0%b0%d1%8e%d0%bc%d0%be%d0%b2%d0%b0

Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова Казан­ның Иннополис районы лицее каршында.

“Милли мәктәпләрне ничек саклап калырга? Анда укырга теләүче укучылар санын ничек арттырырга? Милли мәктәпләрдә алынган белем сыйфаты башка мәктәпләрдән бер дә ким булмавын ата-аналарга ничек җиткерергә?”  Милли мәктәп хезмәткәрләрен, мәгариф белгечләрен борчыган бу мәсьәләләр күптән түгел Казанда педагогларның август семинары кысаларында үткән киңәшмәдә көн кадагында булдылар. Чарада Россия регионнары милли мәгариф кураторлары, татар телле мәгариф органнары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.

Татарстан мәгариф минист­ры Энгел Фәттахов рәис­легендәге бу семинарда чыгыш ясаучылар күп булды. Татарстан Дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев ана телендә белем бирү өчен көрәшергә кирәк дип белдерде. Милли мәктәп кечкенәме, зурмы — мөһим түгел, ул ябылырга тиеш түгел, дигән фикерне җиткерде. Тиеш түгел, әмма чынбарлыкта бөтенләй киресенчә килеп чыга.

- 2012 — 2013 уку еллары белән чагыштырганда, туган телен өйрәнүче балалар саны 566га кимеде, — дип сөйләде Удмуртия республикасының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Рәмзия Габассова. —  Соңгы өч елда мәктәпләрдә бер генә татар сыйныфы да ачылмады, ата-аналар да, мәктәп директоры да ана теле дәресләрен факультатив яки түгәрәкләр формасында укытуга өстенлек бирәләр. Мәгариф өлкәсендәге кануннар да безнең файдага түгел. Аларга караганда, 25 бала җыелса гына мәктәптә милли сыйныф ачып була, ә ана телен мәктәптә өйрәнергә теләүче балалар саны күпкә аз.  Бүген 10-15 бала булган очракта да, милли сыйныфларны ачу мөмкинлеге турында канун кирәк.

Ә менә Омск өлкәсендә ата-аналар балаларына татар теле укытылуны теләсәләр дә, ул аерым дәрес буларак, бары тик Үләнкүл авылы мәктәбендә генә укытыла икән. “Хакимияттәгеләрне милли телләр  мәсьәләсе бөтенләй кызык­сындырмый. Өлкәнең тагын сигез мәктәбендә төрле сыйныфлардан үз теләкләре белән җыелган балалар атнага бер тапкыр факультатив дәресләргә йөрергә мәҗбүр”, — дип Омскида яшәүче милләттәшләребезнең моң-зарын җирле 13нче санлы мәктәп укытучысы Зөһрә Зәйнетдинова җиткерде.

Милли мәгариф белгечләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары киңәшмәсенә Самара өлкәсеннән дә делегатлар барган иде.

- Мондый зур җыелышта бе­ренче тапкыр булдым. Казан­ның Иннополис һәм Арча районнарының мәгариф уку йортлары тәҗрибәсе, презен­тацияләре күрсәтелде, милли мәгариф буенча мастер-класслар, күргәзмәләр тәкъ­­дим ителде. Казаннан: “Өл­кәбездә дә татар теле укытылган мәктәп директорлары, укытучылары өчен шундый зур җыелышлар үткәрергә кирәк”, — дигән фикер белән кайттым. Бу безгә  тәҗрибә алышу өчен мөһим. Интернеттан, төрле әсбаплардан алган мәгълүмат бик “коры” була, ә менә хезмәттәшләрең белән күзгә-күз очрашып, борчыган мәсьәләләр турында сөйләшү яхшы нәтиҗәләр бирә.

Кайбер ата-аналар каршы килсә дә, мәктәбебездә татар теле дәресләрен укытуны туктатканыбыз юк. Мәктәптән  тыш чаралар да ана телендә үткәрелә, шуңа да балалар милли мәдәният, гореф-гадәтләребезне сабый чактан белеп үсәләр. Шу­лай да, проблемалар юк түгел. Шуларның берсе — яшь бел­гечләр булмавы. Татар теле укытучыларыбыз олыгаеп бара, ә ике телне дә камил белгән югары белемле яшь белгечләр юк, — дип сөйләде Похвистнево районы Гали авылы мәктәбе директоры Мөхтәр Алтынбаев.

Камышлы мәктәбе директоры Айсылу Каюмова да мондый чаралар регионнарда татар телен укыту эшенә шактый зур ярдәм күрсәтә, дип белдерде.

- Казанның 2нче санлы татар гимназиясенә экскурсия аеруча истә калырлык булды. Янәшәсендәге “Балакай” балалар бакчасы белән бергә ул Милли мәгариф үзәген тәшкил итә. Сабый бакчадан, башлангыч сыйныфтан ук татарча уйлап, фикерләп, саф татар телендә сөйләшеп үсә. 

Гимназиядә укучылар өчен танылган татар рәссамнары белән очрашулар үткәрәләр, аларның иҗат җимешләре күргәзмәләрен оештыралар. Мин моны да тамгалап куйдым. Өлкәбезнең  “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы, рәссам Азат ага Надыйров – мәктәбебезне алтын медальгә тәмамлаган беренче укучы. Ул үрнәк итеп куярлык шәхес. Азат ага белән сөйләшеп, аны балалар белән очрашуга чакырырга, рәсемнәр күргәзмәсен оештырырга ниятлибез. Семинар кысаларында тәкъдим ителгән дәреслекләр, укыту әсбаплары күргәзмәләре дә яхшы тәэсир калдырды.  Камышлы мәктәбендә 1994 елда нәшер ителгән иске китап­лардан  кулланабыз, яңалары күптән кайтарылганы юк. Татарстан мәгариф министр­лыгында: “Самара өлкәсенә 500 данә дәреслек җибәрәбез”, — дип ышандырдылар. Бәлки безгә дә шуннан өлеш чыгар, дип өмет итәбез. Казаннан үзебезнең балалар бакчасына “күчтәнәч” — татар телендә китаплар алып кайттым.

Әлегә кадәр ана теле дәресләре Камышлы авылы мәктәбендә факультатив рәвештә  укытылса, быелдан ул уку программасына кертелде. Семинарда күреп, ишетеп кайткан яңалыклар белән укытучыларыбызны да таныштырдым һәм бу мәгълүматларны хезмәтебездә, һичшиксез, кулланачакбыз, — дип тәэсирләре белән уртаклашты Айсылу Хәлиулла кызы.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 2024

Один комментарий