Бу тарихы зур булган шәһәрне мин элек тә белә, үз итә идем. Чөнки минем туган ягым Ульян өлкәсенең Николаев районындагы Зур Чирекле авылы Сызран шәһәреннән бик ерак түгел бит. Әнә быел сызранлылар шәһәрләренең 333 еллыгын да билгеләп үткәннәр икән инде.
Самара татар хатын-кызлары мине өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе итеп сайлап куйгач, без активистларыбыз белән бергәләп татарлар күмәкләшеп яшәгән башка шәһәрләрдә, районнарда, авылларда да үзебезнең бүлекләребезне оештыра башладык. Соңгы вакытта гына шундый берничә яңа бүлегебез барлыкка килде.
Сызранның актив хатын-кызлары белән без элек тә телефон аша булса да сөйләшеп, аралашып тора идек инде. Алар үзләре дә безнең берничә чарабызга Самарага килеп, эшләгән эшләребезне күреп, танышып киткәннәр иде. Кайткач, Сызранда да шундый чараларны үткәргән булганнар.
Менә августның соңгы көннәрендә миңа, ниһаять, Сызранга үземә барып, хатын-кызларыбызның эшләре белән якынрак танышырга насыйп булды. Үзара утырып сөйләшкәч, аңлашкач, хатын-кызларны бергә җыеп, җирле “Ак калфак” оешмасы оештыру буенча җыелыш үткәрергә килештек. Сызран, Октябрьск шәһәрләре, Шигон районы мөселманнары мөхтәсибе, ахун Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм аның хәләл җефете Дания абыстай безнең бу башлангычыбызны хуплап, Сызран мәчетләренең берсендә җыелыш үткәрергә урын да бирергә булдылар. Рәхмәт үзләренә!
Шәһәр департаментларының берсендә әйдәп баручы экономист булып эшләгән, хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып төрле мәдәни чаралар үткәрергә алынган Гөлшат ханым Йосыпова оештыру җыелышына туры китереп, татар милли аш-сулары күргәзмәсен дә уздырырга тәкъдим итте һәм үзенең дусларын җыеп эшкә дә кереште. Тиз арада алар мәҗлескә күп итеп кош телләре, вак бәлешләр, өчпочмаклар, бавырсак һәм чәкчәкләр, халкыбызның башка күп аш-суларын пешерергә өлгерделәр. Җыелыш үткәреләсе вакытка авыз суларын китереп, мәчеткә килүчеләрне ымсындырып күргәзмә өстәлләренә төрледән-төрле ризыклар тезелеп куелган иде инде.
Хатын-кызларның күбесе мине күрүгә үк әйләндереп алдылар да үзләренең сорауларын яудыра башладылар. Алар “Бердәмлек” газетасында өлкә “Ак калфак” оешмасы оештырган һәм үткәргән һәр чара турында язмаларны кызыксынып укып баралар икән.
- Үзебезнең дә шул өлкә бәйрәмнәренә барып катнашасыбыз килә, — диделәр.
Минем өлкә “Ак калфак” оешмасының эше, үткәрелгән чаралары турындагы мәгълүматларны диккать белән тыңлаганнан соң, Сызран хатын-кызлары, бер-берсен уздырырга теләгәндәй, соңгы вакытларда үзләре башкарган гамәлләре хакында сөйләргә тотындылар.
Мәсәлән, Хәния ханым Башаева һәм Руниза ханым Хәмитова бер төркем әбиләрне оныклары белән бергә Биләрдәге изге чишмә янына экскурсиягә алып барганнар икән. Анда барысына да бик ошаган.
- Балаларга халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләдек, изге чишмә суында ашлар пешереп, бик матур мәҗлес тә үткәрдек, — дип сөйләде Хәния ханым.
- Менә әле тагын нәзер корбаны чалырга һәм Кулаткыга Ишан бабаебызның зиратына барып Коръән укытырга уйлыйбыз, — диделәр алар.
Гөлсинә ханым Халикова хатын-кызлар инициативасы буенча Сызранда хәмерсез туй мәҗлесләре үткәрә башлаулары турында сөйләде. Аларда Илгизәр хәзрәт тә актив катнаша икән. Ә хәзрәтнең хәләл җефете Дания абыстай балаларга дин дәресләре бирә башлаган. Аның моның өчен укымышлыгы да җитәрлек. Быел гына читтән торып “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен Кызыл дипломга тәмамлаган.
Шәхси эшмәкәр Сания ханым Баһапованың да әйтер сүзләре, тәкъдимнәре бар. Ул ничек үзенең һәм шәһәрнең башка кибетләренә сатуга күбрәк хәләл ризыклар чыгару турында кайгырта. Әнә Пенза өлкәсенең Әләзән авылыннан хәләл казылыклар, тавыклар кайтаруны да Сания ханым үз өстенә алган.
Ә менә Гөлнара ханым Бадаева җыелышка әнисе Гөлфируз апаның кияүгә чыкканда әзерләгән бирнә әйберләрен күрсәтү өчен алып килгән. Без барыбыз да шулар арасындагы матур итеп чигелгән озын-озын сөлгәләрне күреп сокландык. Гөлнара ханым хәзер үзенең дә чигү белән шөгыльләнүен әйтте. Киләчәктә әнисенең бирнә әйберләреннән һәм үзенең чигүләреннән күргәзмә оештырырга вәгъдә бирде.
Сөйләшә торгач, без аның әнисе Гөлфируз апаның безнең Зур Чирекле авылыннан булуын да, хәтта минем белән бер мәктәптә укуын да ачыкладык. Мин дә үземнең шулай ук туема бирнә әзерләвемне искә төшердем.
- Сез, Разия апа, киләсе килүегездә бирнә әйберләре чигү буенча безнең белән мастер-класс уздырсагыз, начар булмас иде, — дип Гөлнара ханым үзенең тәкъдимен дә ясады.
Бу фикерне хаҗия Хәния ханым Башаева да хуплады. Без, әлбәттә, аларның тәкъдимнәрен бик теләп кабул иттек. Аллаһы кушса, һичшиксез, килербез!
Җыелышның көн үзәгенә куелган мәсьәлә буенча фикер алышулар тәмамлангач, тиешле карар да кабул ителде. Яңа гына оештырылган Сызран шәһәре хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы советына җиде әгъзадан торган совет сайланды. Менә аларның исемлеге: Дания абыстай Сәгъдиева, (ахун Илгизәр хәзрәтнең хәләл җефете), Гөлшат Йосыпова — белгечлеге буенча экономист, Сания Баһапова — шәхси эшкуар, Гөлзирә Бариева — пенсионер, Нурия Рәшитова — пенсионер, хаҗия Хәния Башаева — хуҗабикә.
Ә Самара өлкә хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының Сызран шәһәре бүлегенең җитәкчесе итеп бертавыштан Гөлшат ханым Йосыпова сайланды.
Җыелыш ахырында без барыбыз да милли ризыклар күргәзмәсенә куелган аш-суларны карап, тагын бер кат хозурландык. Бигрәк тә Гөлшат ханым Йосыпованың үз бакчасында үстерелгән помидорларын, алардан ясалган консерваларны күреп сокландык. Әле шушы көннәрдә генә “Сызран помидорлары” бәйрәмендә катнашып өлкә губернаторы Николай Иванович Меркушкин да аларга үзенең югары бәясен биргән иде бит.
Ә менә Нурия ханым Рәшитованың төрле җимешләрдән коеп ясаган какларын, һичшиксез, күрергә дә, татып карарга да кирәк, дип уйлыйм. Алмадан ясалган какның тәмен авыз итүчеләр аңа югары бәя бирергә дигән уртак фикергә килделәр.
Әйе, бар әле Сызранда шундый матур да, уңган да, булдыклы да татар хатын-кызларыбыз. Алар белән ешрак күрешергә, аралашырга гына кирәк.
Разия ӘЮПОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.
Просмотров: 1172