Байтуганның ак халатлы фәрештәсе

Нурания ханым Абзалова.

Нурания ханым Абзалова.

Камышлы районының Рус, Татар һәм Чуваш Байтуганы авыллары фельдшеры Нурания ханым Абзалова 38 ел инде халык сәламәтлеге сагында тора. Иртә дими, кич дими — ул авыру янына барып, ярдәм күрсәтә, аның хәле яхшырмыйча өенә кайтып китми. Нураниябез дарулар белән генә түгел, яхшы сүзе, җылы карашы белән дә дәвалый, үткәндә-киткәндә хәл белеп чыга, киңәшләрен бирә. Без, сугыштан соңгы авыр елларда ятимлек ачысын татып үскән кешеләр, аңа аеруча рәхмәтлебез. Аны “Ак халатлы фәрештәбез” дип кенә йөртәбез. Үткән елда губернатор Николай Меркушкинның фельдшерыбызга Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк тапшыруы турында ишеткәч: “Нураниябез моңа лаеклы”, — дип, чын күңелебездән куанган идек.

Нурания Минсәхи кызы авылыбызның иҗтимагый тормышында да актив катнаша, күп эшләрне үзе башлап йөри. Әнә, медпункт бинасына да ремонт ясаттырды, Татарстан Респуб­ликасы президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр хатлар язып, Әлифба китабын төзүче якташыбыз Сәләй Вәгыйзовның йортын яңадан корып, музей ясатуга иреште. Бу инде авылыбыз өчен зур горурлык. Нурания ханымга бу зур эшләрне тормыш иптәше Фәрхәттән башка ерып чыгарырга кыен булыр иде, әлбәттә. Ул да, хатыны кебек, авылыбыз өчен янып яши.

Нурания белән Фәрхәт Аб­заловларның тормышлары күпләргә үрнәк булырлык: ике бала үстерделәр, аларга югары белем бирделәр. Абза­ловлар умартачылык белән дә шөгыльләнәләр, ә җыеп алган балның бер өлешен ел саен балалар һәм картлар йортларына бүләк итәләр. Бу да мактауга лаеклы гамәл. Нурания белән Фәрхәткә кылган изгелекләре өчен Аллаһы Тәгалә парлы озын гомер насыйп итсен. Ә сезгә, хөрмәтле Нурания ханым, яраткан эшегездә әле тагын озак еллар эшләвегезне телибез. Сез безгә кояш җылысы кебек кирәк.

Ракыя БӘДРЕТДИНОВА.

Рус Байтуганы авылы,

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1362

2 комментариев

  1. Твоя работа и почетна и трудна!!!

  2. МОЛОДЕЦ КОДАГЫЙ ! ТАК ДЕРЖАТЬ !