Яхшы тормыш ачкычы – үзебезнең кулда

%d1%81%d0%b0%d0%b9%d0%bb%d0%b0%d0%b3%d1%8b%d0%b718 сентябрьдә без федераль һәм региональ парламентларга – Дәүләт һәм Губерна Думаларына депутатлар сайлаячакбыз. Бу Самара өлкәсе өчен зур бер тарихи мөмкинлек булачак. Безгә ил алдында үзебезнең абруебызны күтәрү һәм куәтебезне күрсәтү, бәйсез дәүләтебезнең ышанычлы терәге бу­луыбызны раслау, төбәгебезгә дис­тәләгән елларга үсү өчен көчле импульс та бирү мөмкинлеге бар. Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Сайлаулар — хакимиятне булдыруда катнашып, тормышыбызны үзгәртү ысулы булып тора. Без төрлеләр һәм төрле кандидатлар өчен тавышларыбызны бирә алабыз. Тик без соңгы нәтиҗә буларак бер нәрсәгә — үзебез, балаларыбыз, үз шәһәребез, төбәгебез һәм илебез өчен яхшы тормышка ирешергә телибез. Шуңа да без бер нәрсәдә генә булса да бердәм булырга, сайлаулар көнендә участокларга барып, якты киләчәгебез өчен тавышыбызны бирергә тиешбез. Әгәр мин тавышымны парламентка үтә алмаучыга биргән булсам да, ул бит бөтенләй югалмаячак, гомум дәүләт үлчәвенә салынып, һәр төбәкнең тоткан урынын һәм мөмкинлекләрен билгеләргә ярдәм итәчәк.

Сайлауларда катнашуның югары күр­сәткече — исәп-хисап өчен генә кирәк түгел. Бу миллионлаган реаль, сәяси яктан актив, җаваплы кешеләрне тәшкил итә. Ә алар белән ил җитәкчелеге дә санашмыйча булдыра алмый. Бу безнең проблемаларны хәл итү өчен төбәк җитәкчесенең кулындагы эш коралы, аңа югарыдагы түрәләрнең бусагаларын үтеп керергә мөмкинлек бирүче ачкыч булып тора. Бу шулай ук Дәүләт Думасында өлкәбез мәнфәгатьләрен кайгыртучы депутатларыбызның санын да билгели. Менә шуңа күрә губерния өчен безнең һәр тавышыбызның алтын бәясенә торуын өлкәбездә яшәүчеләрнең күпчелеге яхшы аңларга тиеш.

Губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинның халык белән очрашканда күп тапкырлар үрнәк итеп күрсәткән бер мисалына аерым тукталып үтәргә кирәктер. Бу безнең күршеләребез татарстанлыларның эш тәҗрибәсе. Анда кешеләр үзләренең кече ватаннары өчен сайлауларны файдага куллану кирәклеген күптән аңлаганнар инде. Шуңа аларда халыкның активлыгы да бик зур. Халык өчен артык “кызыклы булмаган” муниципаль сайлауларга да Татарстанда сайлаучыларның 67,5 проценты килгән иде. Ә безнең Самара өлкәсендә бу күрсәткеч бары 47, 7 процент тәшкил итте. Дәүләт Думасына үткән сайлауларда күршеләребездә халыкның 79,5 проценты катнашкан булса, бездә — 52, 9 проценты гына. Россия президентын 2008 һәм 2012 еллардагы сайлауларга килүчеләр саны Татарстанда тот­рыклы булып, 83әр процент тәшкил итсә, бездә бу күрсәткеч 53, 8 һәм 60, 8 процент кына булды. Ә үткән елда Татарстан президентын сайлауда сайлаучыларның 92 проценты катнашты. Бездә губернатор сайлауларында бу күрсәткеч 61, 7 проценттан беркайчан да узганы юк әле.

Ә нәтиҗәләр һәркайсыбызга билгеле: советлар вакытында Татарстан экономика күләме буенча Самара өлкәсеннән калышкан булса, хәзер исә 1,7 мәртәбәгә алдарак бара. Анда хәзер 48 Боз сарае бар, ә бездә әлегә 15әү. Моннан дүрт ел элек бары өчәү генә иде.

Самарада хәзерге гасырда өч яңа метро станциясе ачылса, Казанда 2005 елдан бирле аларның саны инде 10га җиткән.

Казанның бүгенге көндә нинди булуын, зур популярлык казанган туристик сәяхәтләр вакытында күпчелек самаралыларның үз күзләре белән күргәннәре бар. Татарстан башкаласы илебезнең иң матур, яхшы итеп төзекләндерелгән шәһәрләрнең берсе булып тора.

Билгеле, күршеләребезнең мондый уңыш­ларын сайлауларда зур активлык күрсәтүләре белән генә аңлатырга ярамый. Шулай да бу аларга үсеш өчен нык­лы нигез булдырырга, республиканың мәнфәгатьләрен аңлауда берләшергә мөмкинле бирде, тотрыклыкны бәяләргә һәм үзара низагларны булдырмаска өй­рәтте. Без, Самара өлкәсендә яшәүчеләр дә балаларыбызның киләчәге хакына берләшә алырбызмы, юкмы, моны киләчәк күрсәтер. Ә бу бары безнең үзебездән генә тора. Шуны сайлауларда да исебездән чыгармасак иде.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1270

Один комментарий

  1. ПОБОЛЬШЕ ЗА ЕДИНУЮ РОССИЮ ГОЛОСУЙТЕ. И БУДЕТ ВАМ ТОЖЕ СЧАСТЬЕ !