15 сентябрь көнне Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты “V Якупов укулары: мөселман эпиграфикасында татар гореф-гадәтләрен өйрәнү һәм саклау” дигән темага фәнни-гамәли конференция үткәрә.
Чара 2012 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган дин эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның якты истәлегенә багышлап уздырыла.