Чалган корбаннарыбыз кабул булсын иде!

image2Корбан гаете – мөселманнарның иң зур, көтеп алынган бәйрәме. Самар өлкәсенең Камышлы авылында бу көнне күбесе туганнары, ата-аналары каберен зират кылды, кунакка йөреште, кайсылары өлкәннәргә кадер-хөрмәт күрсәтте, мохтаҗларга ярдәм итте. Быел авылыбызда корбан чалдыручылар да аеруча күп булды.

Өч ул атасы, алты онык бабасы, Камышлы халык театры артисты Искәндәр Мөхтәбәр улы Төхбәтшин хәленнән килгәндә һәр елны корбан чалдырырга тырыша. Тормыш иптәше Рәзинә ханым белән мал-туар да, кош-кортлар да асрыйлар алар.  Үрнәк, уңган, ярдәмле гаилә туганнары белән дә бик тату, матур яши.

image2imageБүген Корбан бәйрәменең өченче көне. Корбанлыкларны көн кояш баеганчыга кадәр чалырга мөмкин. Аллаһының рәхмәтен өмет итеп чалган корбаннарыбыз, кылган эш-гамәлләребез, уй-теләкләребез, догаларыбыз кабул булсын, мөхтәрәм дин кардәшләребез.  

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.

КОНТЕКСТ:

Просмотров: 1467

Комментирование запрещено