Алтын көз

iТагын җиргә матур көзләр килде,

Агачлардан ява яфраклар.

Ябылганнар сары келәм белән

Урман-кырлар, барлык сукмаклар.

Алтын көзләр, нинди матур көзләр!

Сагындырып кына килегез.

Сагыш-моңга чорнап табигатьне,

Минем үзәкләрне өзегез.

Көзләр килсә, никтер моңсу була,

Табигать тә гуя моңлана.

Ни әйтергә тели бу яфраклар?

Кешеләрдәй алар уйлана.

Саубуллаша алар матур җәйләр белән,

Сылу агач белән хушлаша.

Язлар җиткәч, күрешү өмете белән

Сукмакларга алар түшәлә.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1139

Комментирование запрещено