Башка кешенең исеме белән яшәлгән гомер…

axlqezf6tn01930 елның мартында Яңа Ярмәк авылы күгендә яңа йолдыз кабына:  Гайфулла ага белән Минкамал әби гаиләсендә кыз бала туа.   Мулла чакыртып нарасыйга Сәҗидә исемен куштыралар. Кыз әти-әнисенә ярдәмче булып үсә, авылның 8 сыйныфлы мәктәбен тәмамлый, аннан соң фермага сыер савучы булып урнаша.

Бервакыт Сәҗидә авылдан шәһәргә күченергә була. Аның Сәгыйдә исемле апасы Пермь өлкәсе Гремячинск шәһәренә китеп урнашкан була, Сәҗидә дә аның янына барырга тели. Кыз колхоз идарәсенә барып, документларын сорый, әмма аңа каршы киләләр, туу турындагы таныклыгын һәм аттестатын бирмиләр.

Сәҗидә нишләргә дә белми, бик борчыла, көнен елый, төнен елый… Әти-әнисе белән дә киңәшләшеп карый, әнисе Минкамал апа Иске Ярмәктә яшәүче туганы Фәхрикамал әбигә (минем әтинең әнисе, әбием) шушы хәлне сөйләп бирә.  Әбием озак та уйламый, үз кызының — Рәһибә Әбдерәуф кызы Әбдерәуфованың - туу турындагы таныклыгын биреп җибәрә.

1930 елда туган Сәҗидә 1936 елда туган Рәһибәнең таныклыгы белән Пермь өлкәсенә юл тота. Яшьлек белән ул берни турында да уйламый, башка кешенең исеме белән эшкә урнаша, Хәйруллин Хәтимулла исемле мөселман кешесенә тормышка чыга. Аларның ике кызлары һәм ике уллары туа.

umjonsbu6jyЕллар үтә тора. Сәҗидә кире кайтып үзенең документларын алырга тели, әмма уйлап карый да: күпме язуларны үзгәртергә һәм үзенең Рәһибә булмавын исбатларга кирәк булачак бит. Шулай итеп ул: «Булдыра алмам инде», — дигән нәтиҗәгә килә.

Гомер көзенә кергәнен тоймый да кала Сәҗидә апа. Исәнлеге дә какшый аның, әмма лаеклы ялга вакытында чыгып булмый. Яшь аермасы шактый бит: 6 ел, ягъни 72 ай. Ниһаять, инде күптәннән лаеклы ялда булырга тиешле  хезмәт ветераны көч-хәл белән артык елларын эшләп, әллә ни күп булмаган пенсия ала башлый.

Бераздан башка кешенең исеме белән яшәгән апа бик каты авырап китә һәм якты дөнья белән мәңгегә хушлаша. Аның кабер чардуганында үз исеме язылмый, анда «2006 елның 19 октябрендә вафат булган Әбдерауф кызы Рәһибә Хәйруллина» диелгән.

Менә нинди тәкъдир сынаулары үткән минем язмам герое…

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.
Камышлы авылы.

Просмотров: 1889

Один комментарий

  1. Какое впечатление замечательное. Спасибо. Джамиля большое!