Исеменә күрә җисеме…

%d0%b3%d0%b8%d0%bb%d1%8c%d1%84%d0%b0%d0%bd%d0%be%d0%b2%d0%b0

Мәгърифә апа Гыйльфанова.

Камышлы районының Иске Усман авылына баргач, миңа “Бердәмлек” газетасының штаттан тыш хәбәрчесе Мәгърифә Мисбах кызы Гыйльфанова белән сөйләшеп утырырга туры килде. Ул бик тә ачык, сөйләшүчән кеше булып чыкты. Ә аның тормышын күпләргә үрнәк итеп алырлык, минемчә. Исеменә күрә — җисеме, диләр бит халыкта.

Яшь, матур бу кыз авыл мәктәбен уңышлы тәмамлап, күрше Похвистнево шәһәрендә бухгалтерлыкка укый башлый. Беркөнне ул Богырыслан шәһәрендә яшәүче туганнарына кунакка бара һәм биредә үзенең авылдашы Рөстәм Гыйльфановны очрата. Ә тегесе исе китеп:

- Син Иске Усман авылыннанмы? Ә минем нишләптер сине авылда бер дә очратканым булмады. Әйдә таныш булыйк? — ди.

- Ул вакытларда транзис­тор радиоалгычлар модада иде бит. Яшьләр арасында аларны теләсә кем сатып ала алмый иде, ә нефтьче булып эшләүче Рөстәм белән айлы кичләрдә яраткан татар көйләрен тыңлап, сөйләшеп утыра торгач, хисләрем көчәеп, аңа гашыйк булганымны сизми дә калганмын, — дип сөйләде Мәгърифә ханым үзенең беренче һәм гомерлек мәхәббәт тарихын. Аларның тату гаиләсендә бер-бер артлы уллары Рәмис (кызганыч ки, ул вакытсыз мәңгелек йортка күчкән инде, урыны оҗмахта булсын) белән Шамил туа. Мәгърифә апаның ире Рөстәм абый да гүр иясе инде. Ә ул үзе гомере буе колхозда хисапчы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Улы Шамил Татарстанда үз гаиләсе белән яши икән.

- Киленем Зөлфиядән бик уңдым, ул миңа үз кызымдай якын. Иске Ярмәк авылында яшәүче кодам Хатыйп белән кодагыем Саҗидә Билаловлар да бик яхшы кешеләр. Әгәр дә йорт хуҗалыгымда бер-бер эш килеп чыкса, тиз арада ярдәмгә килеп җитәләр. Менә шулай матур итеп яшәп ятабыз, — дип шатлыгы белән уртак­лашты Мәгърифә апа.

Ул әтисе Мисбах абзый   ке­бек гел массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз элем­тәдә тора. “Бердәмлек” газе­та­сына яза башлавына да егер­ме биш елдан артык вакыт үтеп киткән инде. Аңа хәтле Мәгърифә апа, колхозлар гөрләп эшләгәндә, биредәге уңган хезмәткәрләр турында район газеталарына даими язып торган.

- Аллаһыга шөкер, әнкәй сиксән яшенә хәтле яшәде, ә әтием сугыш инвалиды иде һәм шул яраларыннан алтмыш яшендә вакытсыз дөнья куйды. Ул җыр-моңга гашыйк кеше иде, озак еллар авылның Мәдәният йортында җитәкчелек итте. Фронтта үзенең Маршал Жуковның адъютанты булуы турында сөйләгәне булгалады. Безнең нәселебез, гомумән, журналистикага якын зыялыларга бай. Әбризә апаның кызлары Гөлшат Балтаева — Мәскәүдә Үзәк телевидениенең беренче каналында мәдәният тапшырулар редакциясендә, ә Рәйхан Ливатная продюсер булып эшли. Үзем дә тик ятмыйм — менә нәсел шәҗәрәбезне төзи башладым. Исәбем китап язып, киләчәк буынны нәселебез белән таныштыру.

Без йортка чыккач, Мәгъ­рифә апаның озын колаклы дуслары — куяннары белән дә таныштык. Хуҗабикә бик яратып тәрбияли аларны. Намаз, Коръән укып яшәгәнгәме, ул бәрәңге һәм җиләк-җимеш бакчасыннан да ел саен мул уңыш җыеп ала икән. Ә бәйрәм көннәрендә Мәгърифә апа Гыйльфанова Мәдәният йортына ашыга. Чөнки авыл халкына концертларда берсеннән-берсе матур җырларын һәм биюләрен бүләк итәсе бар аның.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Иске Усман авылы,
Камышлы районы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1350

Комментирование запрещено