Аякта — калош, өстә ситца күлмәк иде…

1-%d1%81%d0%b5%d0%bd%d1%82%d1%8f%d0%b1%d1%80%d1%8f2

Камышлы мәктәбенең 11нче сыйныф укучылары нәни дусларын тәбриклиләр.

Җәйге каникуллар сизелми дә үтеп китте, укучы балалар кабат парта артларына уты­рып, укуга чумдылар. Ә менә беренче сыйныф укучылары һәм аларның туганнары Белем бәйрәмен әле озак искә алып сөйләрләр. Үзләренең тойгылары  турында алар яраткан газеталары “Бердәм­лек” кә дә язалар.

“Оныкчыгым Назлыгөл быел беренче сыйныфка укыр­га керде. Беренче кың­гырау бәйрәменә аны гаи­ләбез белән озата бардык. Сыйныф җитәкчесе Нәсимә Сафиуллина мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүче 15 баланы кочак җәеп каршы алды, — дип яза Похвистнево районы Гали авылыннан штат­тан тыш хәбәрчебез Саимә апа Мор­заханова. — Бәйрәмчә киенгән, кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан балаларга карап сокланмый мөмкин түгел иде.

Бу хозурлыкка карап куа­нычымнан күзләремә яшьләр килде. Ирексездән үземнең беренче сыйныфка баруым искә төште. Аякта калош, өстә ситца күлмәк, кулда әни чүпрәктән теккән букча иде бит безнең. Шулай да тиешле белем алдык. Ә хәзер баланы мәктәпкә җыендырыр өчен 15 — 20 мең сум акча кирәк. Уку әсбаплары язылган исемлек тә шактый зур. Ата-ананың ул кадәр акчасы бармы — юкмы, берсен дә борчымый”.

Ә “Терра-Камышла” интер­нет төркеме хәбәрчесе Җәмилә Минегалимова:

“Быел Камышлы районы мәктәпләренең беренче сый­ныфларына 106 бала укыр­га килде. Район үзәге мәк­тәбендә 62 баладан торган өч сыйныф тупланды, чыга­рылыш сыйныфта 31 укучы белем алачак. Быелдан уку программасында татар те­ле дәресләре укытылу да каралган. Бу яңалыкны күп­челек ата-аналар куанып кар­шы алды”, — дип хәбәр итә.

Шенталы районы Денис авылында да бәйрәм бик матур үткән. “2004 елда Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә терракт нәтиҗәсендә вафат булган балаларга багышлап, районда ел саен баскетбол турниры уздырыла. Быел да 7 сентябрьдә, Шенталының 2 санлы мәктәп балалары Денис авылы укучыларын иптәшләрчә очрашуга ча­кырды. Безнең команда яхшы уен күрсәтсә дә, хуҗалар бу ярышта беренче урынны яуладылар”, — дип сөйләде Денис авылы мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Нуретдинов.

Уку елы дәвамында шундый кызыклы чаралар күп булыр әле. Алар турында “Бердәмлек” газетасы редакциясенә дә язып җибәрергә онытмагыз. Ә без укучыларыбызны сезнең хатлар белән рәхәтләнеп таныштырачакбыз.

Әминә ШИҺАПОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Хуш, ямьле җәй, исәнме, мәктәп! (Камышлы авылы мәктәбенең тантаналы линейкасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ) / Ура! И снова в школу!

 

 

Просмотров: 1034

Комментирование запрещено