Көз

iАлтын көз, сары яфраклар

Җилләр коя, юлга түшәлә.

Ялгыз парлар көзге көнгә охшап,

Уфтаналар гомер үткәнгә.

Алтын төстә сары яфраклар

Җиргә төшкәч, изеп таптыйлар.

Чыршы, нарат кына яшел төстә,

Үз төсләрен гомер саклыйлар.

Һәр елганың була чишмә башы,

Көздә дә була әбиләр чуагы.

Кешеләрдә генә тәкъдир, язмыш,

Кошларның да бар үз куагы.

Көзге яңгыр җирне пычрата,

Моңсу күңел әрнеп-сызлана.

Уйларыма кереп адашамын,

Күңелдәге хисләр уяна.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1021

Комментирование запрещено