Португалияне иңләп кайткан Курмаевлар

%d0%ba%d1%83%d1%80%d0%bc%d0%b0%d0%b5%d0%b2%d1%8bХәзерге көндә татар авыл­ларының киләчәген күзаллау мөмкин түгел. Колхозлар вакытында эшләп, лаеклы ялга чыгучыларның терлек асрарга инде исәнлекләре юк. Яшьләрнең бер ише укып, югары белем алгач, шәһәрдә төпләнеп кала, ипотека кредиты богавыннан котыла алмыйча, анда очын-очка ялгап яши. Кайберәүләре, авылда калуларына карамастан, беркайда да эшләми, күп итеп терлек асрау­­чы бай тормышлы авылдашларына да бил бөкми. Ә шулай да, акчаның кадере калмаган бу заманда ничек итеп көн күрергә дә, айлык торак-коммуналь түләүләрне кайдан акча алып түләргә, нәрсә ашап, нәрсә киеп яшәргә кирәк икән соң? Белмим, әллә авыл халкы ялкауландымы, әллә кешеләрнең хезмәткә карата ихтирамы сүндеме? Менә шундый сораулар белән Похвистнево районының Үрнәк авылына барып кердем. Юлның уң ягындагы  зур йорт хуҗабикәсе Мәрьям Курмаева гына каршы алды мине. Хәләл җефете Рәис, эше чыгып, районга китеп барган иде.

Танышып алгач, Мәрьям ханым:

- Без эшкә килүчеләргә ай саен ун мең сумнан артыг­рак хезмәт хакы түлибез. Эшләгән чакларында ашатабыз — эчертәбез, өстәвенә бәрәңгесен, сөтен, май-каймагын, эремчеген дә биреп торабыз. Шуңа да карамастан, ярдәмгә килергә атлыгып торучылар күп түгел, — дип, минем уйларымны укыгандай сөйләп китте. — Аларга ял итәр өчен махсус өй салдык, җылы бәдрәфе дә бар. Үрнәк авылында бары без генә терлек асрап яшибез. Өлкән яшьтәгеләр арасында эшләрдәй, терлек асрардай кешеләр булса да, эшләргә атлыгып тормыйлар.

Без хәзер крестьян-фер­мер хуҗалыгы булып саналабыз. Хуҗалыгыбызда күп итеп савым сыерлары ас­рыйбыз, сугым үгезләре үсте­рәбез. Җитештерелгән продукцияне базарга ташымыйбыз, авыл халкы барысын да алып бетерә бара. Алдан заказ биреп куючылар да бар. Бик мәшәкатьле эш булганга күрә, әлегә сыр-фәлән ясамыйбыз.

Көтүлек өчен ун гектарга якын җир мәйданы сатып алдык. Чүп үләне үскән шул җирне өч ел буе чистартырга туры килде. Маллар суны күлдән эчәләр.

Туган як табигате бик матур, сокланып туймаслык. Иремнең вакыты  булмаганда, көтүне үзем көтәм.

Әле тагын бер зур эш башкардык бит, шуңа куанып бетә алмыйбыз.  Йортыбыз башка өйләрдән арырак булганга, язын-көзен йөрергә уңайсыз иде. Юлны  күтәрер өчен утыз машина таш китерергә туры килде.

Кызларыбыз Юлия белән Лилия тормышка чыктылар. Беренчесе  аспирантура тәмамлады, аның ике баласы бар. Ире белән бергә эшмәкәрлек итүче икенче кызыбыз Лилия гаиләсендә дүрт бала үсеп килә. Улыбыз Хәйдәр әлегә өйләнмәгән. Ул бүген Себердә эшләп йөри. Бер айлык вахтадан кайткач гел безгә булыша, бөтенләйгә кайтып урнашу турында уйлана. Кайда да эшләргә кирәк бит, маңгай тирен түкми генә, акча бирелми шул.

Киләчәктә грант ота  алсак, Ходай язса, өстәмә чәчүлек җирләре һәм трактор сатып алырга уйлыйбыз. Чөнки җир эшкәртеп, кышка терлек азыгы  әзерләмәсәң, чыгымнар күп була. Җир эшкәртү белән терлек асрау бер-беренә бәйле бит алар. Ә ГАЗель белән җиңел автомашинабыз башка кирәкле эшләрдә ярап тора, — дип сөйләде Мәрьям ханым.

Курмаевларның терлек абзарлары кышын җылы, яңа гына бозаулаган сөтлебикәләр “бәбиләре” белән аерым бүлмәләрдә яши.

- Баштан бозаулар сыер сөте белән тукланалар, бераз тернәкләнеп киткәч, аларны иптәшләре янына чыгарабыз, — дип аңлатты хуҗабикә.

Алар әле куяннар да, күп итеп кош-корт та үрчетәләр икән.

%d0%ba%d1%83%d1%80%d0%bc%d0%b0%d0%b5%d0%b2%d1%8b- Ит ашыйсыбыз килсә, бер дә аптырап тормыйбыз, йә бер зур терлек, йә куян чалабыз, чөнки ул исәнлеккә файдалы. Ә бройлер тавыкларыбыз дүртәр килога кадәр җитә. Өстәвенә күркә, каз-үрдәк үрчетү — барысы да табыш чыганагы булып тора. Шулай ук үзләре эшкәртә алмаган әбиләр бакчаларына кабак, бәрәңге, чөгендер утыртырга рөхсәт итәләр. Бу да файдалы эш — гамәл. Бернәрсә дә әрәм-шәрәм булмый бездә. Шуннан җыеп алган азык яңа елны уздырып җибәргәнче җитеп тора, — дип тә өстәде ул.

Бәлки, 12 ел буе Порту­галиядә эшләгәнгә туган җирләренең кадерен белә­ләрдер алар? Мәрьям ханым анда шәфкать туташы булып, ә Рәис әфәнде — төзелештә эшләгәннәр. Уллары Хәйдәр өч елдан соң туган якларына кайтып киткән. Ә кызлары тормышта булган инде ул вакытта. Гади авыл кешеләренең  бер авыз сүз чит телне белмәгән килеш, башка җиргә чыгып китүләренә сокланмый мөмкин түгел. Анда барып төпләнүнең сигезенче көнендә үк Мәрьям ханым хастаханәгә эшкә урнаша. Тора-бара чит телне дә үзләштергәннәр алар. Елына өч мәртәбә туган илгә кайтып, якыннарын күреп килергә дә вакыт тапканнар.

- Бездә тормыш авыр, ә Португалиядә яшәве җиңелрәк иде. Эшсезлек мәсьәләсенә килгәндә, мондагы кебек ялкау­лар анда да бар, — дип искә ала әңгәмәдәшем.

Шулай булса да, Кур­маевларның чит илгә барып эшләүләре начар булмаган. Алар дөнья күреп, гыйбрәт алып кайтканнар, бераз акча да эшләгәннәр. Тормыш нигезен ныгытып, терлек сатып алып, үз хуҗалыкларын төзегәннәр. Димәк, Мәрьям ханым әйтмешли, яшәү, тормыш алып бару кешенең үзеннән тора.

Без аның белән сөйләшеп торган арада, Рәис әфәнде дә кайтып керде. Сүз авыл тормышына кагылгач, йорт хуҗасы: “Авылыбызның гомере озын булыр әле, дип уйлыйм. Чөнки авыл халкы шәһәрдән кайтып, биредә төпләнә башлады инде. Авыл ашата да, яшәтә дә бит ул», — дип, үз фикерен белдерде.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

Үрнәк авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1415

Комментирование запрещено