Ялгыз ызба

iМоңаеп калган бу ызба,

Мөрҗәдән төтен чыкмый.

Капка, койма кәкерәйгән,

Хуҗасы нигә кайтмый?

Тәрәзәдән ямансулап,

Карый бушлык эзләре.

Кемнедер көткән шикелле,

Юлга карый күзләре.

Тормышның җил-бураннары

Эз салган йөзләренә.

Җыерчык булып ярылып

Беткән такта, бүрәнә.

Кайчандыр горур булгандыр

Хуҗасы аның өчен.

Сыйпап, иркәләп төзегән,

Биргәндер бөтен көчен.

Ничә дистә бала үскән

Бәхетле булып шунда.

Тик өйнең алдагы көне

Билгесез булып кала.

Ата-бабадан калып ул

Күчкән бала, оныкка.

Ни булды соң бу дөньяга,

Хәтер чыкты юклыкка?!

Ялгыз ызба, күбәя шул

Синең дус-кардәшләрең.

Өметең сүндерми үт син

Язмышның киртәләрен.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1420

Комментирование запрещено