Казанда яшәүче Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ: «Камышлы атлары төшкә керә»

%d0%bd%d0%b0-%d0%bb%d0%be%d1%88%d0%b0%d0%b4%d0%b81Олыгая барган саен яшь­легемдә беренче тапкыр үзем җиккән атларны, карлы — буранлы авыл-басу юлларында йөрткән елларны ешрак хәтеремә төшерә башладым.

Дөрес, ат тоту бәхете миңа соңлап килде, чөнки туган авылым Лашманда (Татарстанның Чирмешән районы): “Улым яшьли өзәңгегә басты, ат башына менде, шуңа куанам”, — дип сөенүче әниләр һәм әтиләр бармак белән генә санарлык иде. Сугыш елларын искә алып әйтүем бу хәлне. Колхозның атларын караган һәм җиккән әтиләребез сугышка киткәч, күп тә үтмәде, бахбайларның иң тазаларын, елдамнарын, сукадан тугарып дигәндәй, фронтка озаттылар. Күпчелек гаиләләр кул арбасы – “уфалла”га калды. Безнең егермеләп йорттан торган урамнан, мәсәлән, нибары ике кеше генә — Мөзәянә һәм Мөнибә апалар гына ат җигеп эшкә йөрделәр…

Сүзем үзем турында иде бит әле. 1959 елда университетны тәмамлагач, мин Казаннан хәзерге Самара өлкәсенең Камышлы авылына эшкә киттем. Монда “Югары уңыш өчен” район газетасы редакциясе хезмәткәрләре авылларга җәй көне — «виллис» сыманрак иске машинада, ә кышын атлар белән йөриләр икән. Миңа, зур шәһәрдә биш ел яшәгән кешегә, әлеге “транспортларның” соң­гысы тансыграк, кызыграк булып тоелды, әлбәттә.

Менә мин сагынып көт­кән кыш та килеп җитте. Редакциянең атларын карап-тәрбияләп торучы Габделгазиз абзый Кәримов мине юлга әзерли. “Йә, иркәм, кайсысын җигәбез?” — дип сорый. “Елдамрагын”, — дим. “Алайса, күк алашаны… Әйдә, атны үзең дә җигеш әле”. Камышлыдан җиде чакрымдагы Дәүләткол мәктәбенә — шагыйрь дустым Рөстәм Мингалим укыган авылга киттем. Ат та карусыз, үзем дә уңган булып чыктык ахры, исән-сау әйләнеп, редакциянең заданиесен үтәп кайттык.

Камышлыда өч кыш чыктым, тулаем өч ел яшәдем. Бармаган авыл-колхозлар, йөрмәгән юллар калмагандыр. Кышларын шул ук алаша яки кызыл бияне чанага җигеп йөрүләрем күп вакытта эш белән бәйле була иде.

Бер кышны шулай, авыл хәбәрчеләре белән бергә рейд үткәрергә дип, Балык­лыга бардым (уң якта өстәге рәсемдә). Авыл шактый ерак, җитмәсә басу-юлларны ат тезеннән кар каплаган көн иде. Камышлыны уратып агучы Сок елгасы аша салынган зур күпер артта калды. Ә алда -озын-сөзәк тау. Ачуым да бер килмәгәе, аның озынлыгы дүрт-биш чакрым тирәседер. Шушы үрне менүләре авыр булды. Кызыл бия бераз атлый да туктап ял итә. Мин аңа булышам: толыпны салып ыргыттым, чананы арттан этешеп барам…

Башымда исә, шагыйрь әйтмешли, төрле уйлар бөте­релә. Балыклыга барып җитә алырбызмы, дип борчылам. Шулай да, 1946-52 елларда Камышлы редакциясен җитәкләгән Әнвәр абый Давыдовка да әллә җиңел булганмыдыр дип, үземне тынычландырам. Аның мөхәррирлек иткән еллары — сугыш арты еллары, юклык — ни машина, ни ат дигәндәй… Менә әле зур чананы ат белән икәүләп тартып барган кебек, ул да күрәсен күргәндер. Шуңа карамас­тан, шагыйрь, төшенкелеккә бирелмичә, биек тау буена тезелеп киткән салам түбәле өйләрне, бормалы сулы, бөдрә әрәмәле туган авылын сагынып яшәгән:

Күпме илләр, башкалалар

                                   гиздем,

Шомарып бетте юлда

                                    өзәңге.

Ләкин миңа, әй, Камышлым

                                     минем,

Син һаман да җирнең үзәге!

Мин Әнвәр абый белән тәүге тапкыр шул “җирнең үзәге”ндә очраштым. Ул, еш булмаса да, Камышлысына кайткалый иде.

Ә минем әле Балыклыга баруым. Ниһаять, без озын тауның сыртында. Авылга кадәр юл түбән таба. Сизәм: атка да, миңа да җиңелрәк булып китте.

Шулай да, әле кайтасы да бар бит — шуңа эч поша. Төнлә күзгә йокы кермәде, алдында печәне бетмәгән микән дип (ә печәнне редакция коллективы һәр җәйне үзе әзерли иде), атның хәлен белеп килдем, ашарына өстәдем, су да эчерттем. Их, мәйтәм, берәр чиләк солы да бирсәң иде бу малкайга! Безнең атларга мондый сый бик сирәк эләгә иде шул…

%d0%ba%d0%be%d0%bd%d0%b81Сабан туе алдыннан (1961 елның май уртасы) Камышлының үзәк урамы буйлап, гармунда уйнап һәм көлеп-җырлап баручы ат менгән егетләрне күрәсезме (сул якта астагы рәсемдә)? Алар шулай һәр язны бәйрәмдә, ярышларда җиңүчеләрне зурлар өчен бүләк җыярга чыгалар иде. Атлары безнекеләрдән әллә-ни көр түгел. Шулай булмый ни, ул чорда атларны җитәрлек санда үрчеткән “Яңа тормыш” колхозының да (район үзәгендәге эре хужалык дип тормадылар!) амбарларын хөкүмәт бабабыз бөртегенә кадәр чистарткач, мал-туар асрарга, терлекләрне туйганчы ашатырлык фуражы да булмый иде ич!

Әлеге рәсемне күрсәткәч, Габделгазиз абзый да минем белән килеште. Без аның белән яңадан (кырык елдан соң!) Камышлыда, үз өендә очрашып, үткәннәрне искә төшереп, сөйләшеп утырдык. Бергә элеккеге редакциянең бинасын, атлар абзарын карап йөрдек. Аларның кайсы җиргә сеңгән, кайсы авышып-ишелеп беткән. “Атларыбыз да күптән юк инде, шактый гомер үтте бит”, — диде Габделгазиз абзый, уфтанып.

Бер елны Екатеринбургка баргач, сәфәрдәшем Индус әфәнде Таһиров белән икебезне бер татар бае үзенең бик затлы “Роллс-Ройс” автомобиленә утыртып, урам әйләндергән иде. Шулай да бу машинаның ике ятып бер төшемә кергәне юк, ә Камышлы атлары керә.

Минвәгыйз ЗӘЙНЕТДИНОВ.

Казан.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1100

Комментирование запрещено