Хәтер дәфтәре

57-years-marriage-elderly-couple-love-notebook-photoshoot-mary-evelyn-clemma-sterling-elmor-13Кулга алып хәтер дәфтәремнең

Актарамын сары битләрен.

Күз каршымнан үтә гомер юлы,

Өзелә үзәк, чыга яшьләрем.

Артта калган мәктәп елларыбыз,

Шаян йөздә яшәү чаткысы.

Бөтен юллар безгә тигез иде,

Бетмәс кебек яшьлек яктысы.

Менә биредә студент елларыбыз,

Оныта алмам һәрбер мизгелен.

Чәчәкләргә тулган, мәхәббәткә,

Тоймадым да алар үтүен.

Эх, диеп тә әйтеп өлгермәдем,

Үзем инде ап-ак күлмәктән.

Ләззәт алып синең кочагында

Эрегән чагым татлы бәхеттән.

Бу рәсемдә ике улым — сөю жимешләре,

Ана бәхете минем күземдә.

Дөньям тигез, сөю белән тулы,

Бу елларны тиңлим дингезгә.

Үтеп гомер, көмеш кыңгыраулы

Туй еллары килеп җиттеләр.

Чәчләремә ак карларын сибеп,

Яшьлегемнән алып киттеләр.

Ә мин белмим, нинди юллар ята

Ходай язган алгы көннәрдә.

Хәтер дәфтәремне нәрсә бизәр,

Язмышымнан ниләр көтәргә?..

 

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1166

Один комментарий

  1. Наилэ ханымнын шигырлэре аеруча эчтэлекле