Бакча артымда гөлҗимеш

mxf8feav428Гөлжимеш — файдалы агач -

Үсә бакчам артында.

Ничә төрле чиргә дәва

Чәчәге, җимеше, тамыры,

Җыеп куям барысын да.

Чәчәгеннән чәйләр ясыйм,

Өйгә хуш ис тарата.

Тамырын кайнатып эчәм,

Җимеше — йөрәккә дәва,

Тәнемдә сихәт арта.

Үстер гөлҗимеш агачын,

Күпме чиреңә дәва.

Бал кортлары бал җыялар,

Мәш киләләр, гөж киләләр,

Бал белән тулган һава.

Берсен дә әрәм итми җый,

Бик тә файдасы тия.

Кышка эзерлим, киптерәм

Чәчкәсен, җимешен, тамырын,

Күршем дә кереп җыя.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

 Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1156

Комментирование запрещено