“Бердәм Россия” партиясе беренче урында

Өлкә сайлау комиссиясе рәисе Вадим Михеев тавыш биргәндә.

Өлкә сайлау комиссиясе рәисе Вадим Михеев тавыш биргәндә.

18 сентябрьдә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасына һәм Самара Губерна Думасына сайлаулар булып узды

Өлкә сайлау комиссиясе хәбәр итүенчә, өлкәбездә сайлау участокларына сайлау­чыларның 54.8 проценты килгән, ә 2011 елда шундый сайлауларда аларның 52,9 проценты гына катнашкан булган.

Бигрәк тә авыл районнарында яшәүчеләр зур активлык күрсәткәннәр. Мәсәлән, Красноармейск, Кләүле, Пестравка, Хворостянка, Похвистнево районнарында сайлауларга халыкның 90нан артык проценты килгән. Ә татарлар күпләп яшәгән Камышлы районында бу күрсәткеч 77 процент тәшкил итә.

Зур шәһәрләрдә исә сайлауларда катнашучылар саны күпкә азрак: Самараның Железная дорога сайлау округында бу күрсәткеч 45 процент, Солнечный сайлау округында — 42 процент, ә Тольяттиның Автозавод округында 43 процент.

Дәүләт Думасына сайлауларда сайлау округларының бишесендә дә “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре җиңүгә ирешкән. Аларның күпчелеге үзләренең көндәшләрен күпкә узып киткән. Кискен көрәш бары Тольятти сайлау округында гына күзәтелгән. “Бердәм Россия” партиясе кандидаты Владимир Боок тавышларны бүгенге Дәүләт Думасы депутаты коммунист Леонид Калашниковтан берничә процентка гына күбрәк җыя алган.

Красная Глинка сайлау округында Виктор Казаков, Промышленность сайлау округында Игорь Станкевич, Жигулевск сайлау округында Евгений Серпер, Самара округында Надежда Колесникова шулай ук коммунист кандидатларны күпкә арттарак калдыра алганнар.

“Бердәм Россия” пар­тия­сеннән исемлек буенча Дәүләт Думасына аз дигәндә дүрт кандидат үтәчәк диләр. Шуларның икесе билгеле дә инде. Болар — бүгенге депутатлар Владимир Гутенев һәм Леонид Симановский, ә КПРФтан Дәүләт Думасындак элеккечә Леонид Калашников, ЛДПРдан — Михаил Дегтярев калачак.

Губерна Думасына сайлауларда “Бердәм Россия” партия­се вәкилләре 24 округның 25ендә җиңүгә ирештеләр. Мә­сәлән, милләттәшләребез күп­ләп яшәгән Похвистнево сайлау округында хәзерге депутат Вла­димир Субботин сайлау­чы­ларның 81 процент тавышын җыя алган. Элек бер­ничә ча­кырылышта депутат булган мил­ләтәшебез коммунист Го­мәр Вәлитовка бу сайлауларда бары 9 процент тавыш белән ге­­­­нә кәнагатьләнергә туры кил­гән.

Красный Яр округы буенча да (анда Кошки, Елховка, Красный Яр районнарында милләттәшләребез шактый күп яши) элеккеге депутат “Бердәм Россия” партиясе вәкиле Андрей Кислов 71 процент белән беренче урында.

“Бердәм Россия” партиясе исемлеге буенча да Губерна Думасына 16 депутат керәчәк. Әлегә аларның исемнәре билгеле түгел, бу киләсе атнада үтәчәк конференциядә ачыкланачак.

Ә менә КПРФ партия исемлеге буенча кемнәр яңа Губерна Думасы составында эшләячәген белдерде инде. Алар — Самарадан Алексей Лескин, Михаил Матвеев, Тольяттидан Алексей Краснов. Коммунистларның партия исемлегендә әле тагын ике урынга өметләре юк түгел.

Бу кандидатлар шулай ук бер мандатлы округларда да көчләрен сынап карадылар, тик, берсе дә уңышка ирешә алмады. Михаил Матвеев кына Железная дорога округында “Бердәм Россия” кандидаты Марина Сидухина белән ахырга кадәр көрәшеп, җиңүгә якын иде кебек. Тик, аның белдерүенчә, күп хәрәмләшүләр моңа мөмкинлек бирмәгән. Хәзер кандидат үзәк һәм өлкә сайлау комиссияләренә дә, судларга да мөрәҗәгать итәчәген әйтте.

Өч мандат — ЛДПР, берәрдән “Гадел Россия” вәкиленә һәм үз-үзен кандидат итеп күрсәткән элеккеге “Бердәм Россия” әгъзасы Валерий Малеевка бирелер дип көтелә.

Шулай итеп Губерна Думасындагы 50 кәнәфинең 40ына “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре утырачак.

Калганнарын инде, әйткә­небезчә  КПРФ, ЛДПР, “Гадел Россия” партияләре әгъзалары алачак.

Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Не безразлична судь­ба страны, района, села…

* * *

Самарская область: главные достижения выборов-2016 / Сегодня Облизбирком озвучит итоги выборов в государственную и губернскую думу (ФОТОГРАФИИ с избирательных участков райцентра Камышла)

Просмотров: 1092

Комментирование запрещено