Адәм балалары гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Шулай да, «Йоклап үтә икән лә гомерем», дияргә ашыкмагыз!
Йокы … үлем белән тәңгәлләштерелә! «Кешенең йоклавы «кече үлем» дип атала, – ди Рөстәм хәзрәт Зиннуров. – Чагыштыру өчен, кешенең җаны белән гәүдәсе бер чылбыр рәвешендә. Йокыга киткәндә, җан гәүдәдән чыга, ләкин чылбыр өзелми. Ул өзелә икән, кеше йоклаган хәлдә теге дөньяга китә. Җан гәүдәдән чыгып, параллель дөньяда башка җаннар белән очрашып, киләчәк хәлләрне белеп-күреп, гәүдәгә яңадан кайтып төшү, дөрестән дә, хак хәл. Моны Аллаһы Тәгалә үзе хәбәр иткән».