Камышлының «Әлмәндәре» ул

3hdddzif8j8Төз гәүдәле, егетләр сыман җитез хәрәкәтләнүче Нәбиулла абыйга “бабай” дип дәшәргә телем әйләнми. 90га җитсә дә! Сөбханалла, диясе генә кала.

Нәбиулла Харис улы Фәтхетдинов 1927 елның 13 июненьдә Йолдыз авылындагы ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбен тәмамлагач, Бозбашның кирпеч ясау заводына эшкә урнаша. Исәнлеге какшаудан (аны йөрәк чире азаплый), үз ихтыяры белән биредән китә.

Аннан ул Камышлы авылының төзү конторына столяр һәм балта остасы булып эшкә урнаша. Биредә 23 ел хезмәт күрсәтә, Мактау кәгазләре, акчалата премияләр белән бүләкләнә. Җиде ел армиянең диңгез флотында хезмәт иткән Нәбиулла абый — күптөрле хәрби медаль-орденнар иясе дә.

Набиулла абый кияүгә укытучы Фәүзия Әхмәт кызын алган. Алар барлык кешегә дә үрнәк булып гомер кичергәннәр, дүрт бала тудырып, үстереп, югары уку йортларында укытып, аякка бастырганнар. Олы уллары Рафаэль Яр Чаллы шәһәрендә табиб булып эшли, кызлары Алисә — тегүче, Рамильләре — теш табибы, төпчек уллары Ринат — әтисе кебек балта остасы.

Нәбиулла абый белән Фәүзия апа төпчек уллары Ринат һәм киленнәре Илсөяр белән яшәделәр. Өйләрендә ике онык үсте. Кызганычка, кышын Фәүзия апа якты дөнья белән хушлашты, бабай хәләл җефетсез калды. Хәзерге вакытта да ул  балалары белән зур ике этажлы матур өйдә яши.

Кыш көннәрендә Нәбиулла абый остаханәсендә умарта оялары, кәрәзләр тартырга рамнар ясый, ә җәйләрен бүгенге көндә инде таралып беткән Йолдыз авылында урнашкан туган нигез-йортына йөри. Биредә умарталарын асрый, яшелчәләр үстерә.

Камышлы белән Йолдыз арасы — 7-8 чакрым. Ул һәрвакыт туган авылына җәяү йөргән, әле менә соңгы елларда гына тукталышка барып, Кләүлегә юнәлүче автобуска утыра, кайтканда — Самарга китүче транспорт белән кайта башлаган.

Бабайның остаханәсе ике этажлы, югарыга йөгереп менә, аннан йөгереп төшә ул. Беренче этажында умарталарга оялар ясаса, икенчесендә — мунча себеркеләре, дару үләннәре, җимешләр киптерә. Урамнан үтеп баруын күрсәң, җитез йөрүенә күз иярми, аягы җиргә тими аның. Сөбханалла, күз генә тимәсен үзенә!

3hdddzif8j8bztouctyigademfuompbjqku7ytphps0umlqmkrt8cswuuhi5lrleyЯкты көнгә шөкер итеп, матурлыкка куанып, бер дә тик утырмыйча яши Нәбиулла абый. Бар уфтанычы — әнә шул “И-их, тагын бераз гына яшьрәк булсам… И-их, туйганчы эшләп булмады” диюе. Шулай дип әйтеп куюлары белән “Әлдермештән Әлмәндәрне” хәтерләтә ул миңа. Һәр авылның үз “Әлмәндәре” була, дигән сүзгә ышансак, Камышлыныкы Нәбиулла абый Фәтхетдиновтыр, мөгаен.

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1438

Комментирование запрещено