Уйга калды карт әтәч

iКояш батып, ай калыккач,

Корт-кошлар тынга калды.

Нәкъ шул вакыт карт әтәч тә

Кетәклектә чыгыш ясарга булды. 

«Күпне күрдем дөньяда, — дип,

Башлады әтәч сүзен. –

Тик ялкаулыкка бирелде

Әлеге яшьләр бүген.

Элгәре заманда тавыклар

Йомырка гына түгел,

Чеби дә чыгара иде,

Санап кына син өлгер.

Минем дә үз чебием белән

Тели күңелем йөрергә.

Өйрәтер идем аларга

Бөртек, үлән чүпләргә».

Әйтеп сүзен чак бетерде,

Тотынды тавыш-ызгыш.

Әтәч аңламый да калды,

Нидән чыкты бу сугыш?

«Уйлапмы сөйлисең син, — дип,

Тавыш бирде матуркай. -

Чеби чыгарган заманнар

Артта калды, шуны знай.

Каурый коеп, йон төшереп,

Ояда кем утырсын.

Юк инде, юк, инкубатор

Чебиләр бирә торсын.

Бәби чыгаруы бер хәл,

Кем соң аларны карар?

Чеби ияртеп йөрудән

Матурлык юкка чыгар».

«Кыт та кыт», дип, һәммә тавык

Кушылды чибәркәйгә.

«Чеби өчен корт казудан

Маникюр калмас бер дә.

Утыр, әтәч, тиздән синең

Кирәгең калмау мөмкин.

Әнә, «Долли» да бәтиләр

Бәрәнсез тапкан, мескен».

Башын салып, бер почмакта

Уйланып калды әтәч.

Ни күрермен карт көнемдә

Бу хәлдә гомер үткәч.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1069

Комментирование запрещено