Балаларга әйтер сүзем

i3Гомер бит ул аккан сулар кебек,

Сизелми дә аның агышы.

Шаулы язлар күптән үткән инде,

Хәзер моңландыра көзләр сагышы.

Мин дә шулай әле кайчан гына

Сабый идем туган йортымда.

Хәзер инде оныкларым йөри

«Әби», диеп, минем артымнан.

Уйлый калсаң, гомер үтеп бара,

Яшәгән дә кебек булмадым.

Тормыш йөген салып иңнәремә,

Һәр көн шулай алга атладым.

Кеше гомере бик кыска икән ул,

Шул гомернең кадерен белегез.

Шатланыгыз һәрбер туган таңга,

Дөнья матурлыгын күрегез.

Тормыш авыр, тик парың булганда,

Тарту җиңел тормыш йөгәнен.

Юк-бар сәбәп табып, бер-береңнең

Яндырмагыз берүк йөрәген.

Тик бәхетле, матур яшәгез сез

Ахыргы көнгәчә гел бергә.

Сокланырлык итеп яшәгез сез,

Пар күгәрченнәрдәй гомергә.

Балаларым, васыять итеп әйтәмен:

Дөнья матур, белегез кадерен.

Әти-әни киткәч дөньялардан,

Онытмагыз алар каберен.

Тагын сезгә әйтәсе сүзем шул:

Матур яшәгез, ачуланышмагыз бер дә.

Сез бәхетле яшәсәгез генә бу җирдә,

Минем җаным тыныч ятар кара гүрдә.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1078

Комментирование запрещено