Сезнең кебек моңлы сандугачлар моң сөючеләргә кирәк ул

orig20 сентябрь кичендә Камышлы район мәдәният йортында танылган җырчылар, Татарстанның атказанган артистлары Артур һәм Марат зур концерт куеп киттеләр. Алар дуэт буларак бары тик ике генә ел иҗат итсәләр дә, тамашачы күңелендә үз урынын тапкан, сөекле җырчылар дисәм, һич ялгышмам. Хәер, алар безнең куңелләргә моннан егерме ел элек кереп калган җырчылар бит инде — «Казан егетләре» төркеме солистлары.

Моннан егерме ел элек «Казан егетләре» — татар җыр сәнгатенә үз җырлары, үз стильләре белән килеп керделәр дә, тамашачы күңеленең түренә урнаштылар. Бай тавышлары, тирән мәгънәле җырлары, зәвыклы сәхнә киемнәре белән тиз арада татар тамашачысын үзләренә гашыйк иттеләр егетләр: Артур һәм Марат, Вәли һәм Азат. Артур һәм Маратның елмаюлары, Вәлинең бер күз сирпеп каравы, Азатның сыздыпып баянда уйнап җибәрүе! Җирнең кайсы почмагында гына булмасын, ә татар яшәмәгән җир юктыр ул дөньяда, тамашачы аларны көтеп ала, алкышлый, чәчәккә күмә. Яшь чакларында аларга гашыйк булмаган кызлар калмагандыр, мөгаен. Егетләр әле бүген дә шундый ук чибәрләр, ягымлылар, тик инде алар күптән үз тиңнәрен тапкан, бәхетле гаилә башлыклары һәм без алар өчеп бик шатбыз. Чөнки, кеше гаиләдә бәхетле булса гына, хезмәтендә югары уңышларга ирешә, бигрәк тә иҗат кешеләре.

Кызганычка каршы бу матур төркем таркалды: Вәли һәм Азат сәнгатьтән читләштеләр. Ә менә Артур һәм Марат сәнгатькә дә, дуслыкларына да тугры калып, иҗат юлларын дәвам итәләр һәм бик уңышлы дәвам итәләр, диясе килә.

Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле җырчыларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, башкару осталыгы, репертуарларының бай булуы, ретро җырларны кабат тамашачыга җиткерә белүләре дә концерт залларының тулы булуы турында сөйли торган фал.

Ул кичтә залда тамашачы күп булды дисәм, дөрес булмас. Ләкин килгәннәр үкенмәде, ә менә килмәгәннәр…

Артур һәм Марат ике сәгать буена тамашачыга үзләренең иң яраткан җырларын башкардылар. Алар яраткан шагыйрьләре Роберт абый Миңнуллинга бик тә рәхмәтле икән. Аның сүзләренә язылган байтак җырлары бар репертуарларында. Бу концертта да без аның «Су буеннан әнкәй кайтып килә» дигән җырын тыңлап хушландык. Мондый җырлар беркайчан да искерми, йөрәккә ятышлы. Әлбәттә инде җырның гомере озын булуда башкаручыларның да роле зур. «Моңнар кайтсын авылга» шундый озын гомерле җырлардан, Фирзәр Мортазинның “Өзелгәнсең сиреньнән» җыры, ретро җырлардан «Беренче мәхәббәт» һәм башкаларны тыңлап хозурландык без. Егетләрнең репертуарында танылган композитор, яраткан җырчыбыз Зөфәр Хәйретдинов, Луиза Батыр-Болгари, Ринат Мөслимов, Ринат Гобәйдуллин һәм башка композиторларның җырлары бар, һәм инде, әлбәттә, Артурның үз җырлары да байтак. Аларның күбесе гүзәл затларга — хатын-кызларга багышланган.

Концерт программасында җиде тапкыр дөнья чемпионнары исемен алган биюче парлар Руслан һәм Дана катнашуы ямь өстенә ямь булды. Афәрин, яшьләр!

Халык күңелен яулап, тамашачы белән бербөтен булып аралашып, куңелләрне хушландырып, илхамландырып киттеләр Артур белән Марат. Аларның гаиләләренә тигезлек, бәхет, иҗатларында зур уңышлар теләп, егетләр, тагын килегез дип, көтеп калабыз.

Чәчәк бәйләмнәре бүләк итмим -
Чәчәк бәйләмнәре шиңәр ул,
Сезнең кебек моңлы сандугачлар
Моң сөючеләргә кирәк ул.
«Казан егетләре» идегез сез,
Артур-Марат, Вәли һәм Азат.
Яратабыз сезне, хөрмәтлибез,
Сезне күрүгә без бик тә шат.
Озын юлны кыска итеп бүген
Җыр-моң өләшергә килгәнсез,
Моң чишмәләрегез саекмасын,
Халкыгызга бик тә кирәк сез.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Камышы авылы.

“Камышлы хәбәрләре”.

Просмотров: 1083

Комментирование запрещено