Ә ул кадеремне белмәде…

i2Безнең Гали авылында төрле хәлләр булып тора. Кызыгы да, кызганычы да, шатлыклысы да, кайгылы-үкенечлесе дә. Менә шуларның берсе турында языйм әле.

Утта да, суда да батмый торган, бөтен нәрсәгә дә җавап табардай, җор сүзле, тәмле телле, шаяртып, көлдереп сөйләргә яратучы бик сөйкемле хатын иде ул. Ялгызы гына гомер итеп ятканда, авылга каяндыр бик ягымлы, үткен генә бер ир килеп төшә. Хатыныннан аерылган кеше булган, диләр. Менә шуларны кемдер очраштырып сөйләштерә дә, болар кавышып, матур гына тормыш итә башлыйлар. Ир фермага маллар караучы булып урнаша. Беркөнне милициягә чакырталар. Баксаң, ул балаларына алимент түләмичә качып йөргән икән. Озак уйлап тормыйча, 15 тәүлеккә утыртып куялар. Вакытында өйгә кайтмагач, яшь хатын моны китә эзләп.

Милиция бүлегенә барып кергәч, дежурный милиционер туктаткан да:

-Туда нельзя, Вам кого? - дип сорый икән.

Хатын да урысчалатып:

- Эй, сынок, не спрашивай инде, вот тут нәрсәдер горит бит, — ди, йөрәгенә күрсәтеп. - Мужа только нашел, да потерял.

Милиционер коридор буйлап алып барганда, хатынның башы әйләнеп китә. Кап-кара эш халатыннан идән юучы бер ир килгән дә, бу хатынның беләгеннән тотып:

- Вам плохо что ли, — дип әйтуе була, хатын күзен ача. Каршысында ире басып тора. Ул иренең кулындагы чиләге белән идән чүпрәген теге милиционерга тоттыра да:

- У тебя жена естьмы? - дип сорый.

- Есть, - ди бу.

- Миңа тоже мужа надо, үзем түлим, только отдайте мужа, — ди хатын.

- Деньги с собой есть? Давай плати 180 рублей, - ди милиционер.

- Эй, мой дорогой, денег с собой нет, но будет. Корову продадим, которой у нас нет и никогда не был, -  ди дә хатын имза куя.

Милиционер карап тора-тора да:

- Забери своего мужа и больше не теряй, - дип, ишеккә күрсәтә.

- Акчасын эш хакыннан басып калдылар калуын, иремнән 15 көн идән юдырмадым. Ә ул барыбер кадеремне белмәде. Биш түгел, ун мәртәбә ашатсам да, барыбер хатынына китте, «адашкан эт!» — дип сүзен тәмамлады ул.

Менә шундый кызык, кызганыч хәлләр дә була.

Саимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы, Похвистнево районы.

Просмотров: 1377

Комментирование запрещено