Телеканал «Россия 1» ищет известных казанцев для участия в телефинале голосования за новую купюру / «Россия 1» телеканалы телефиналда катнашыру өчен танылган казанлыларны эзли

iО подготовке финала голосования за новые купюры сообщил в своем аккаунте на Facebook руководитель пресс-службы Президента Татарстана Эдуард Хайруллин. Напомним, символы Казани претендуют на размещение на 200-рублевой банкноте. Финал голосования будет проходить 7 октября в прямом эфире телеканала «Россия 1».

«Друзья, Россия 1 готовится к телефиналу по 200-рублевке, спрашивает имена выдающихся казанцев для приглашения в студию. Знаете ли вы таких?!!?», – говорится в записи Эдуарда Хайруллина в сосцети.

Пользователи предложили для участия в финале голосования кандидатуры первого президента РТ Минтимера Шаймиева, телеведущего Максима Шарафутдинова, актрисы Чулпан Хаматовой, автора татарстанского герба Рифа Фахрутдинова, кинорежиссера Станислава Говорухина, писателя Дениса Осокина, эстрадного певца Рената Ибрагимова и многих других известных казанцев.

* * *

Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин  Facebook челтәрендәге аккаунтында яңа купюраларга тавыш бирү финалы турында хәбәр иткән. Исегезгә төшерәбез: Казан символлары 200 сумлык банкнотта сурәтләнүгә дәгъва кыла. Тавыш бирүнең финалы 7 октябрьдә  «Россия 1» телеканалы эфирында барачак.

«Дуслар, Россия 1 каналы 200 сумлык купюрага Казан сурәтен төшерү буенча телефиналда катнашу өчен студиягә чакырырга мәшһүр казанлыларны эзли. Сез шундыйларны беләсезме?!!?», – диелгән Эдуард Хәйруллинның социаль челтәрдәге битендә.

Кулланучылар тавыш бирү финалында катнашу өчен ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кандидатурасын, телевидениедә тапшырулар алып баручы Максим Шәрәфетдиновны һәм актриса Чулпан Хаматованы, Татарстан гербы авторы Риф Фәхретдиновны, кинорежиссер Станислав Говорухинны, язучы Денис Осокинны, эстрада җырчысы Ренат Ибраһимовны һәм башка танылган шәхесләрне тәкъдим итәләр.

«Татар-информ».

Просмотров: 1178

Комментирование запрещено