Ятим иттең

i3Газиз әнкәм, ник соң болай

Син ашыктың китәргә?

Ник ашыктың бу дөньяда

Безне ятим итәргә?

Белмәдеңме, синнән башка

Безгә авыр буласын.

Белмәдеңме, йөрәкләргә

Хәсрәт кошы кунасын.

Газизебез, ничек хәзер

Синнән башка яшәргә?!

Син булмагач, кемгә хәзер

Инәй, диеп, дәшәргә?

Сүнде безнең кояшыбыз

Тормышыбыз күгендә.

Син булмагач өебездә,

Табыныбыз түрендә.

Инәебез, син идең бит

Тормышыбызның яме.

Синнән башка юк бит хәзер

Ризыгыбызның тәме…

Юксынабыз, ни хәл итик?

Язмыш бит Бер Ходайдан.

Изге жомга көннәрендә

Калдырмыйбыз догадан.

Иманың, сиңа юлдаш булсын,

Тыныч ят син гүреңдә.

Бер Ходаем урыныңны итсен

Җәннәтләрнең түрендә.

Гөлсинур Шәйхеразый кызы ГАФУРОВА-РӘХМӘТУЛЛИНА.

Яңа Ярмәк авылы,

 Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1081

Комментирование запрещено