Бәйгенең беренче җиңүчеләре билгеле

%d1%83%d1%87%d0%b8%d1%82%d0%b5%d0%bb%d1%8f

Россия Федера­ция­сенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Самара мәктәпләренең бер­сендә укытучылар һәм уку­чы­лар белән очрашу вакытында.

Самарада бу көннәрдә “Рос­сиянең ел укытучысы-2016” Бөтенроссия бәйгесе кыса­ларында илебезнең  85 тө­бәгеннән килгән укытучылар көч сынашты. Педагогика буенча төп ярышларның безнең шәһәрдә үзуы үткән елда шушы ярышта Самара укытучысы Сергей Кочережконың җиңүе белән бәйле.

Бәйге 23 сентябрьдә тантаналы төстә Самараның Опера һәм балет теат­рында ачылды. Анда Россия Федерациясенең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева да катнашты.

Дүрт көн дәвамында Са­мараның алдынгы 41 һәм 132 санлы мәктәпләре базасында укытучылар бәйге сынауларын үттеләр. Аның нәтиҗәләре буенча 28 сентябрьдә 15 лауреатның исемнәре билгеле булды.

Араларында өлкәбезнең Сызран шәһәреннән рус теле укытучысы Анжелика Зимина һәм күрше Ульян өлкәсенең Яңа Малыклы авылыннан тарих укытучысы милләттәшебез Рәшит Кәлимуллин да бар.

Бәйгенең икенче этабында сайланып алынган биш укытучы октябрь башында Мәскәүгә барып, анда ярышачак. Бәйгенең абсолют җиңүчесе Укытучылар көне алдыннан билгеле булачак. Аның исемен Дәүләт Кремль Сараенда атаячаклар.

Рәфыйк НУРИЕВ.

«Бердәмлек».

 

 

 

Просмотров: 1536

Комментирование запрещено