Бәхетле картлык

i1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне

Авыл өе, өстәл уртасында

Сызгырып утыра көмеш самавыр.

Ак яулыклы әби, бабай — түбәтәйдән,

Бу күренештә аерым тылсым бар.

Гомер кичергәннәр алар икәү,

Бала-онык үскән шул өйдә.

Һәм әле дә, картлык көннәрендә,

Ике йөрәк тибә бер көйдә.

Икесе дә якын кешеләр күптән,

Бер-берсенең җаен беләләр.

Күз караштан аңлап, сүзсез кайчак,

Яши алып гомер итәләр.

Хөрмәт итеп, ипиенә маен ягып,

Бал савытын куя каршына.

Мичтә пешкән кайнар коймак белән

Сыйларга әби картын ашыга.

Тәмле, диеп, бабай аны мактый,

Бергә үткән гомерне уйлап.

Әле хәтерендә: яшь киленне ничек

Ат чаптырып кайтканы урлап.

Үткәннәрдән кайтып, ул көлемсерәп куя,

Сизмәсен, дип, әби уемны.

Күзен йомса, бүгенгедәй истә

Кәләшенең кайнар куены.

Олыгайган, тик әле дә иркә,

Нурлар сибә җылы карашы.

«Әй, карчыгым, яратам да сине», — дип,

Безнең бабай әйтеп салмасмы!

Дулкынланды, яше чыкты кинәт

Әбиемнең назлы сүзләрдән.

«Утыр, җаным, чәең суына», диеп,

Карты сузды сөтне өстәлдән.

Чөкердәшеп чәй эчтеләр алар,

Бала, онык искә алынды.

Чәйләр эчкәч, намазлыкка басып,

Бер Ходайга дога укылды.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1830

Комментирование запрещено