Зәйнәп Фәрхетдинова: “Мине Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук аша табарга була”

c25i1173-01-1170x77925 ел татар сәхнәсендә чыгыш ясаган Зәйнәп Фәрхетдинова фикеренчә, популяр булып калу өчен замана белән бергә атларга кирәк.

Татарстанның халык җырчысы Зәйнәп Фәрхетдинованың “Иделкәем” ансамблендә җырлый башлавына 30, профессиональ сәхнәдә чыгыш ясавына 25 ел тулды. Шушы уңайдан “Татар-информ” агентлыгына биргән интервьюсында Зәйнәп Фәрхетдинова үз иҗади эшчәнлегенә генә түгел, татар сәхнәсенә дә күзәтү ясап, татар җырчыларының милләтне саклаудагы ролен билгеләп үтте.

“30 елда татар эстрадасы яхшы якка үзгәрде”

- Зәйнәп ханым, үзгәртеп кору башланганнан соң бөтен татар эстрадасы сезнең күз алдыгызда, алай гына да түгел, сез бу процессларда катнашучы да. Шушы елларда артист, тамашачы ничек үзгәрде?

- Барысы да яхшы якка үзгәрде, үзгәрсен дип әйтәсе килә. Безнең 25 ел элек сәхнәгә чыкканда эшне профессиональ, җиренә җиткереп башкарасы килде. Ул чорда эшне ни дәрәҗәдә башкарганыңны ачыклар өчен зур таләпләр куйган конкурслар бар иде. Шуларда җиңеп башланган эш иде бу.

Бүген дә бу конкурслар бар. Әмма бәлки катнашучылар күп булганга, таләпләр түбәнәеп киткәндер, бәлки, талантлар күп булганга барысын да уздырасы киләдер.

- Татар эстрадасы ничек үзгәрде? Элек татар җырчылары аз булгач, халык арасында дәрәҗәләре дә югарырак иде. Хәзер эстрада җырчыларын ничек бәялисез?

- Сәхнәгә чыгучылар сирәгрәк иде. Ул чакта радионың барысын да бирү мөмкинлеге булмагандыр. Хәзер радио-телевидение аркылы информация тиз тарала. Ул вакытта худсоветларда узып кына, радио-телевидениегә чыга идек. Хәзер бер радиода үтмәсә, икенчесенә барырга мөмкинлек бар. Кешегә талантын ачарга мөмкинлекләр күбәйде, шуңа күрә сәхнәдә яшьләребез дә артты. Булдыра аламы-юкмы, халык кабул итәме – анысы икенче мәсьәлә. Бөтенесе җырларын күтәреп килә. Сәнгать уку йорты укучыларны күп кабул итә, чыгара, аларга барыбер кайдадыр үзләрен күрсәтергә кирәк. Шуңа бу радиолар ярдәм итә. Җырчылар күп – ә халык кабул итәме аны, әйтәм бит, анысы икенче мәсьәлә.

“Булмас әйберне никадәр рекламаласаң да юк”

- Халыкның җырчыларга мөнәсәбәте үзгәрдеме? Халыкның рухи дөньясы үзгәрде, кеше акча турында гына уйлый дип еш әйтәләр, шул Сезгә сизеләме?

- Күңелгә ята торган әйберне, ятышлы нәрсәне халык кабул итә. Булмас әйберне никадәр рекламаласаң да юк. Бер карарга мөмкин инде. Аннан соң кул гына селтиләр. Халык матурлыкны, үзенчәлекне барыбер кабул итә. Элек тә шулай иде. Мәсәлән, безнең чыгышларны халык шулай кабул итте. Затлы нәрсәне халык кабул итә, аларга үсәргә ярдәм итә.

- Матбугатта еш кына җыр текстлары мәсьәләсе күтәрелә. Элек җырлар мәгънәле иде, хәзер мәгънәсез, көлке дип, музыкасы да бик гади дип язалар. Моңа шоу-бизнес итеп карарга кирәкме, ничек уйлыйсыз?

- Миңа калса, халыкның йөрәгендә янган әйберләр сүз аркылы әйтелгән инде. Алай җырлаучылар бар икән, димәк, тикмәгә генә чыкмагандыр ул җырлар дип уйлыйм мин. Аларны бөтенләй көлке итеп кабул итеп булмый. Көлке итеп кабул итәсең, әмма нәрсәгәдер әйтелгән бит ул сүз. Димәк, ниндидер бер өлкәдә барыбер бер тишек бар. Тикмәгә генә җырланмаган бит ул.

Яшьләр арасында матур гына төркемнәр барлыкка килде – егетләр сүзләрне рэпка сала. Үз сүзләрен әйтәселәре килә, ул аларның янган йөрәкләре, аларга килгән тәрбия, әйләнә-тирә мохиттан чыккан сүз. Аларның да сүзләрен әйтәселәре килә.

Хәзер шундый әйбер китте – ул бездә дә бар — аз гына сүзле җырлар җырлыйсы килә. Бер юнәлеш бу. Кемгәдер ошамаска да мөмкин. Әмма бер мәгънәсез сүзләр бар дип әйтелгәндә, бәлки миллионлаган халкыбыз арасында шушы сүзне ишетергә теләүчеләр, аны әйтү кирәктер, дим. Ул юнәлеш халыкта яңгыраш алмаска да мөмкин, тиешенчә эшләнеп тә бетмәгән өлкәдер, әмма кемдер киләчәктә шушы юнәлешне алып, аны тиешенче дәрәҗәгә күтәрергә мөмкин.

Бәхәсле яклар күп. Барысына да катгый карасаң, бернәрсәне дә чыгармаска кирәк. Тыю кертергә була. Әмма иҗат шундый әйбер – анда эзләнү ачышка китерә. Мин тәнкыйтьче түгел, яңалыкларны кабул итәм.

Дөрес, җырларның бик дорфалары, тупаслары бар инде. Алар күренә, чыга, әмма аннары халык телгә дә алмаска мөмкин. Кирәк түгеле сөзелеп кала инде аның. Кирәге яктырып, яшәреп китә.

“Альтернатив музыкага мин бик уңай карашта”

- Сез яшьләрне, рок, рэп җырлаучыларны телгә алдыгыз. Белүемчә, Сез үзегез дә аларның концертларына йөрисез. Альтернатив музыкага карашыгыз ничек?

- Әйбәт. Альтернатив музыкага мин бик уңай карашта. Алар инструментлар белән тере чыгыш ясыйлар бит. Бизәлеше буенча бу күп чыгымнар таләп итә. Альтернатив музыка – бик моңланып тормыйча, яңа заманча күңелнең хисләрен җиткерергә тырышу ул. Бик яхшы, бу өлкәдә эшләүчеләргә бер дә каршы түгел.

Авыл гына да түгел, шәһәр белән авыл кушылып бара. Авыл проблемалары җиңеләеп бара. Ә шәһәр һаман да яңара, алга бара. Альтернативага килгән егетләр кызларның әти-әниләре авылдан чыккан. Бу яшьләребез әти-бабайларыбыздан калган моңнарны заманча ачарга, шушы музыка белән үзләрен дөньяга күрсәтергә тырышалар. Киләчәктә, әлбәттә, тыңлаучылары булачак. Яшәр бу юнәлеш. Без дә яшәрбез, татар халкы да яши. Дөнья белән чагыштырганда без күп түгел бит, әмма үзебезне күрсәтергә, яңа фестивальләр белән алга барырга тырышабыз. Көчләре, теләкләре, матди мөмкинчекләре булса, эшләсеннәр генә.

Рок бездә юк инде ул. Ул безгә хас түгел. Ниндидер йомшаграк өлкәдә эзләнү ул дөрес.

“Татарның рухи нигезе авылда”

- Президент юлламасында авылны татарның рухи нигезе дип атады. Сез ничек уйлыйсыз, авыл ничек үзгәрде?

- Әлбәттә, мин моның белән килешәм. Авыл — рухи нигез. Ул сакланып калды, матурайды. Безнең халык тырыш бит ул. Һәрьяклап җиренә җиткереп яши, эшли.

Авылда эшеңне эшләмичә ял итеп булмый. Ул бөтен җирдә дә шулай, әмма авылда аеруча. Әмма хатын-кыз буларак шуны әйтә алам — авылда яшәү җиңеләйде. Кул белән кер юулар бетте, газлар тормышны җиңеләйтте. Сыерны да кул белән саумыйлар. Матди мөмкинлегең булса, яшәргә дә яшәргә авылда. Мәдәният учакларын яңарттылар. Иске клубка кергәнче дип урамда йөргәнче, яңа клубка керерү күпкә яхшырак. Минем карашымча, авылда яшәргә һәм аны саклап калырга була. Теләк кенә булсын.

“Тагын күпме саклый алырбыз татар җырын, анысы билгесез”

- Сез Россиянең күп регионнарын, татарлар яшәгән илләрне йөреп чыктыгыз. Татар җырчыларының төрле төбәкләрдә яшәүче татар халкын берләштерүче буларак ролен ничек бәялисез?

- Әйе, без чынлап та  сибелеп яшәгән халык. Әмма ул күп җирдә татарлыгын югалтмый. Сакланып калган кабиләләр кебек диярсең. Сибелеп яшәгән халыкка төп халыкның культурасы йогынты ясый. Шунда үзеңнекен дә саклап калырга кирәк. Ул бик зур көч сорый. Рәхмәт инде татар халкына. Шул ук Самара, Ульяновск, Оренбург, Мәскәү татарлары, башкалары төп халыкның культурасын да кабул итеп, үзебезнекен дә саклап калган.

Төрле регионда җырга караш төрлечәрәк. Кайдадыр, моңлырак җырларны кабул итәләр. Кайдадыр шат җырларны яраталар.

Шунда яшәүчеләр үзләре генә белә ни авырлык белән татар культурасы саклап калганнарын. Шушы моңнарыбызны саклап калган халкыбызга рәхмәт әйтергә кирәк. Киләчәктә уртак мәсьәләләрне хәл итәрлек берәр оешма булсын иде.

Минем читтәге татарлардан игътибар җитми дип әйткәннәрен ишеткәнем бар. Аралашуларны ныгыту өчен тагын берәр оешма кирәктер. Рухи байлыкны тулыландыру өчен киңәшмәләр кирәктер.

- Регионнардагы татарлар телләрен югалталар, матбугат та юк анда. Әмма җырчылар килсә, алар концертларга килә. Сез татар эстрадасының татар мәдәниятен саклаудагы ролен ничек бәялисез?

- Минем купшы сүзләр әйтәсем килми. Моңарчы сакланып калган татар җыры, тагын күпме саклый алырбыз татар җырын, татар моңын, татар мәдәниятен – билгесез. Әмма без моның өчен кулыбыздан килгән көчне куябыз. Яшерен-батырын түгел, балаларыбыз да инглиз, рус җырын тыңлый. Барыбер бу безне үзенә суыра. Шул тартып алудан иммунитеты булганнар нәрсәдер оештырып йөрергә тырышабыз инде. Бу тырышлыклар күпмегә кадәр сакланыр – билгесез. Бәлки илле ел булыр, бәлки йөз ел. Бөтен дөньяда телләр югала. Культуралар бетә. Әмма без бүген яшибез, бүген эшлибез. Бар да яхшы. Балаларыбыз өчен кызыклы әйберләр туып, алар сәнгатебезне дә, телебезне дә кабул итсеннәр иде. Кайбер уку йортларындагы кебек өстен-өстен, “галочка” өчен генә эшләнмәсен иде. Андый моментлар күп, ул бик рәнҗетә торган әйбер. Кайдадыр уеннар бара инде. Кайбер җыелышларда ишетәбез бит – татар телен мәҗбүри керткән кебек тоелып куя.

“Яшьләребез татар җырчыларыннан матур музыка, заманча башкаруны көтә”

- Регионнардагы чит культура йоткан татарларның яңа буыны концертларга киләме?

- Яшьләр килә. Әмма аларның җырларны кабул итүе икенче. Аларга башкача җыр кирәк.

Без концерт эшчәнлеген башлаганда баян белән чыгуны кабул итмәдек. Яңартырга тырыштык, яңача аранжировкалар белән эшләдек, ул вакытта көчле аранжировка ясаучы Вадим Усмановлар чыкты бит инде. Без җырларны икенче рухта тәкъдим иттек. Шул вакытта бик зур популярлык казанып китүебез яңалык алып килү белән бәйледер, бәлки.

Ул чакта баяннар белән җырлыйлар иде бит. Вокаль-инструменталь ансамбльләр бар иде инде филармониядә Әлфия апалар, Илһам абыйлар, Искәндәр Биктаһировлар җырлый иде. Әмма ул вакытта җырчы үзе вокаль-инструменталь ансамбль тота алмас иде.

Яшьләребез татар җырчыларыннан матур музыка, заманча башкаруны көтә. Публика хәтта киемеңне дә икенчене сорый. Татарлар заманча, белемле, үз өстендә эшли. Кызыксына, бик таләпчән.

Соңгы биш елда Зөфәр белән безнең чыгышларга яшьләр күп килә. Ак яулыклы әбиләр генә түгел. Мин үзем һәрвакыт тере тавыш белән, булдыра алганча күбрәк музыкант алып чыгам. Тере тавыш, тере башкару. Шуңа да бәлки дөрес юнәлештәдер дип уйлыйм үземне. Җырларны яңача эшкәртергә тырышабыз.

- Татар концертлары телне саклап калучы чараларның берсе дип уйламыйсызмы?

- Яшьләр концертларга килгәч, аны җыр аша, моң аша кабул итә. Кызыксынса, сүзен тыңлый. Көй матур булганда, сүзен тәрҗемә итәсең. Җырыбыз аша тел күпмедер дәрәҗәдә сакланып калган ул. Бик ярдәм итә Россия буенча йөрүебез. Җырчылар чит илләргә дә чыгалар. Итальянча җырлаган классик җырчылар булса да, исем фамилиясе татар булгач, безнеке дисең инде аларын да.

- Сез үзегез ничә регионда, ничә илдә булдыгыз?

- Чит илләргә әллә нәрсә чыкмадым. Америкага чакырдылар, бармадым, самолеттан куркам. Төркиядә, Казахстанда булдым. Үзбәкстанда тусам да, Зөфәрнең генә барганы булды, үземнең юк, хыялланып кына йөрим. Россия регионнарының барысында да булдым, Себернең ниндидер почмаклары гына калгандыр. Омскидамы, Томскидамы булган юк. Финляндиягә чыгып кердек.

- Ә Татарстан районнары?

- Менә хәзер яңа клублар төзеделәр, бигрәк тә барасы килә. Мин инде быел җәй ул эшне башладым. Үзем генә, үз программам белән, рәхәтләнеп җырлыйм. Бик тә күңелле авылларда.

“Мине Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук аша табарга була”

- Ниндидер бер авыл халкы Зәйнәп Фәрхетдинованың килүен теләсә, нишләргә тиеш?

- Мине Инстаграм, Вконтакте, Фейсбук аша табарга була. Сөйләшәбез, барам да җырлыйм. Проблемасы юк. Һәрвакыт әзер.

- Сезнең буын җырчылары арасында сез социаль челтәрләрдә иң активы. Бу нәрсә белән бәйле?

- Аның бернинди авырлыгы да юк. Интернет тотканда, юлда да эшлисең. Ә Интернет хәзер бөтен җирдә бар. Күңелле информация табасың да җибәрәсең. Ул башны эшләтергә ярдәм итә. Авырлыгы юк аның бернинди.

Элек газеталар айга бер чыга иде, информацияне җиткереп булмый. Кайда нәрсә эшләгәнең сине яраткан тамашачыларга бик кирәк. Һәм шуңа күрә дә мин булдыра алганча күбрәк информация куярга тырышам. Видеоларны эшкәртергә кирәк булганда, ярдәмчеләрем бар, улым булыша. Әле җитешмәгән җирләр күп, планнарым зур.

Бу дөньяда барысы белән кызыксынып торырга кирәк. Алай да уза тормыш, болай да. Искә алып сөйләр өчен матурлыгы күбрәк булса, яхшы.

25 ел элек эшли башлаганда информацияне яздырып алу мөмкинлеге булмады. Ул аралашулар, җылы сүзләр, бүләкләр, сәхнәдә әйтелгән теләкләр, хәтта кулларыннан салып биргән сәгатьләре… Ул бит бик күңелле. Бүгенгесен яздырып барасы килә. Миңа ул кызык. Бернинди авырлыгы юк.

Үзгәреш җиле”: эзләнү кирәк әйбер

- Президент татар эстрадасы тәнкыйтьләп, “Үзгәреш җиле” проектын тәкъдим итте. Президентның татар эстрадасы турында әйткән сүзләре белән килешәсезме?

- Килешәм. Мин Президент әйткән сүзләргә кысылмыйм. Әйткән икән – димәк, кирәк. Без дә читтән карарбыз. Дөрес, анда мин юк, анда яшьләр генә. Мөмкинлек булса, барып карарбыз. Кирәк дип саныйлар икән, эшләсеннәр. Президент татар эстрадасы белән кызыксынгач, нәтиҗәсе зур булыр.

- Үзгәреш кертерме бу татар эстрадасына?

- Анысын аннары белербез инде. Кертсен иде инде. Шул концерттан ниндидер тавыш, башкаручыны тартып чыгару гына татарны әллә ни үзгәртмәс инде ул, әмма эзләнү кирәк. Әлеге дә баягы тик тормау, кызыксыну кирәк. Бик яхшы, булсын. Читтән карарбыз.

“25 еллык юбилейга популяр җырларны яңа эшкәртүдә тәкъдим итәбез”

- Матбугат турында телгә алгач, сорыйсы килгән иде – сезгә иң еш бирелә торган сорау нинди?

- Сез кайсы яктан, кайсы якта тудыгыз? Бу сорау бик еш бирелә. Оригиналь сораулар белән, яңача караш белән эшләүче журналистлар аз. Зәйнәп апа, бер дә үзгәрмисез дип сүз башлыйлар. Туган якларыгызга кайтасызмы, еш кайтасызмы дигән сораулар… Кайсы җырларыгызны яратасыз…

- 25 еллык сәхнә эшчәнлеге юбилеена тамашачыга нинди программа тәкъдим итәсез?

- 25 еллык безнең сәхнәдә булуыбызга. Программа тупланды. Шул елларда популяр булган җырларның берничәсен яңача эшкәртүдә тәкъдим итәбез. Минеке, Зөфәрнеке. Элекке аранжировка колакка ияләшкән булса да, яңача тәкъдим итәбез.

Бу безнең сәхнәгә чыгып котлаулар әйтү белән, олылап уздырылган программа түгел. Бары тик җыр, яхшы эшкәртү, яхшы кәеф һәм матур кыяфәт.

Зәйнәп Фазлетдин кызы Фәрхетдинова (Билалова) – 1967 елда Үзбәкстанның Ташкент өлкәсендә туган. Соңыннан аның әти-әнисе туган ягына – Азнакай районы Сарлы авылына күченеп кайта. 1960 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать дәүләт академиясендә укый. Укыган елларында – 1986 елда “Иделкәем” ансамблендә җырлый башлый, шунда җырчы Зөфәр Билалов белән таныша. 1988 елда алар өйләнешәләр. 1991 елда “Татар җыры”нда беренче дәрәҗәдәге лауреат. “ТюркВизион-1996” халыкара конкурсы дипломанты. 1999 елда Татарстанның атказанган, 2009 елда халык җырчысы.

“Татар-информ”.

 

Просмотров: 1489

Комментирование запрещено