ТР Министрлар Кабинетында театрларның яңа сезон ачылышына багышланган брифинг узды. Анда яңа сезон яңалыклары белән бергә, борчыган сорауларга җавап табу талпынышы да булды. Тамашачыны җәлеп итү чаралары белән беррәттән, татар тамашачысын ничек саклап калырга дигәнен күтәрдек. Кызганыч, соңгысына җавап табылмады.
Театр җитәкчеләрен бергә җыеп киңәшмә уздыруның үз сәбәбе бар. Беренчедән, һәрбер коллективның яңалыклары шактый, икенчедән, күбесе юбилейларын билгеләп үтәргә җыена. Өстәвенә, Татарстан мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова билгеләп үткәнчә, театр юнәлеше һәрчак өстенлекле булган. Моңа дәлил итеп ул театраль чараларга миллионга якын кеше йөрүен, ел әйләнәсендә 400 меңнән артык тамаша әзерләнүен сөйләп узды. Узган сезонда Татарстанда 66 премьера чыгарылуын да зур канәгатьлек белән билгеләп үтте.
Башкаларны уздырып биисе килми, үземне уздырасым килә. Качалов исемендәге Зур драма театры баш режиссеры Илья Славуцкий сүзен әнә шулай башлады. 225 еллыгын зурлап үткәрергә җыенган коллектив Шекспирның “Укрощение строптивой”, Гогольнең “Женитьба” кебек әсәрләренә тукталган.
Г.Камал исемендәге академия театры директоры Илфир Якупов әйтүенчә, аларның да яңалыклары шактый:
– Быел без сәхнәдә 110 еллыгыбызны билгеләп үтәчәкбез. Сезонны, гадәттәгечә, 7 октябрьдә “Зәңгәр шәл” спектакле белән ачабыз. Элеккеге матур гадәтне искә төшереп, ачылу чараларын урамнан ук башлыйбыз. Аннан соң 8-9 октябрьдә “Җилкәнсезләр” (Кәрим Тинчурин) спектакленең премьерасы булачак. Аны чакырылган режиссер Г.З.Цхвирава сәхнәләштерде. Олуг режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә Зөлфәт Хәким әсәре буенча сәхнәләштергән “Бармы ришвәттән дәва” спектаклен тәкъдим итәчәкбез. Тәҗрибәләр урыны булган Кече сәхнә быел шагыйрьләр мөнбәренә әверелә. Әйтик, быел Хәсән Туфан иҗатына багышланган шигъри композиция (режиссеры – Айдар Җаббаров) әзерләнә һәм репертуарга кертелә.
Муса Җәлил исемендәге опера театрларының да, Яшь тамашачы, Тинчурин театрларының да репертуарлары кызыклы. Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры исә, безнең театр чеп-чи рус сыйныфларына кереп тә, татарча спектакль уйный, дигән сүзләре белән уйланырга мәҗбүр итте. Бу бит татар театрларының зарлана-зарлана русча спектакльләр уйнап йөргән заманда! Күптән түгел без премьерага барып кайткан Минзәлә театры директоры Роберт Шәймәрданов үзләренең балалар өчен русча уйнауларын мәдәниятнең кирәксез булуы белән аңлаткан иде: “Кызганыч, илдә мәдәниятне кирәк дип белү юк. Ә мәдәният үзе белән әдәбиятны, сәнгатьне тарта. Әдәбият бетә бара. Мәдәниятнең үгисетелүе мәгарифкә суга. Мәсәлән, бүген татар артистлары мәктәпләребезгә Тукай әсәре белән керә алмый. Шуңа күрә без икенче юллар эзләргә мәҗбүр – артистларны русча өйрәтеп, Мари Иле, Башкортстан, Киров, Оренбург өлкәләренә спектакльләр белән чыгабыз. Татар артистын өйрәнеп чит республика, өлкәләрдә русча уйнатырга мәҗбүрбез. Үзебез утырган ботакны үзебез кисү дип атала бу”.
Кәрим Тинчурин исемендәге драма театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин исә беркайчан да мондый алымга бармаячагын, бер генә тамашачы калса да татарча уйнаячакларын белдерде. Камал театры да бу мәсьәләдә катгый тора. Башка коллективларның балаларга русча уйнавын ул, безнең тамашачыны юкка чыгару, дип бәяли. Мансур Ярмиев бу фикерләрне куәтләп, аңламыйлар дигән аңлатманы кабул итмәскә кирәк дип белдерә. “Без титрлар да кулланабыз, артистлар балаларның аңламыйчарак калганын сизсә, русча кыстырып җибәрә, тәрҗемә эшлибез. Аңлату ысуллары бар, иренмәскә һәм чыгымнардан курыкмаска кирәк”, – ди ул. Дөрес, русча тамаша әзерләү театрларга финанс ягыннан отышлы. Әлеге дә баягы, театр хезмәт күрсәтүчеме, тауар сатучымы дигән сорау калкып чыга. Бүген Буа, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә кебек зур шәһәрләрдәге театрлар русча спектакльләр уйный. Моның нәрсәгә китерәсе билгеле, ләкин бу хакта уйларга куркабызмы, уйлыйсы килмиме икән? Бәлки Мәдәният министрлыгының бу уңайдан театр коллективларына тәкъдимнәре бардыр? Бу сорауны без Эльвира Камаловага юлладык һәм менә шушындый җавап ишеттек:
– Тел мәсьәләсе бик җитди. Әмма беренче чиратта театраль тауарны алга җибәрү мәсьәләсе тора. Әгәр Буа һәм Минзәлә театрлары кайбер әсәрләрен русча куялар икән, бу алар үз театрларын зуррак аудиториягә танытасылары килүдән һәм башка телдә сөйләшүче балаларны да театр сәнгатенә якынайту өчен эшләнә. Шулай да татар әдәби телен, рус әдәби телен пропагандалау да, мөгаен, театрлар өчен мөһим мәсьәләдер. Театр беренче чиратта мәдәни агарту мәсьәләсен күтәрә. Икенче сорау – тел мәсьәләсе. Шул телдәге аудиториягә генә хезмәт итү – ул бер мәсьәлә. Киңрәк аудиторияне мәдәни агарту бурычын куябыз икән – моның да бернинди хилафлыгы юк. Татарстанда татар тамашачысы өчен дә чаралар җитәрлек.
Туфан абый Миңнуллинның Дәүләт Советында ясаган соңгы чыгышы искә төште. Ул: “Без хәзер культурага бер примитив нәрсәгә караган кебек кенә карарга керештек. Культура бит ул – кешенең яшәү рәвеше, аның рухы, иманы. Әгәр дә безнең эчке культурабыз җитми икән, без беркайчан да алдынгы ил, алдынгы милләт була алмаячакбыз”, – дигән иде. Үзебезне милләт буларак таныйбыз икән, без нинди телдәге мәдәни продуктка талымлы булырга тиеш соң?
Гөлинә ГЫЙМАДОВА.
“Ватаным Татарстан”(№ 142, 28.09.2016).
Просмотров: 1484