Усть–Кинелдә унсигезенче мәртәбә

Александр Попов Исмә­гыйль Хәки­мовка диплом һәм алтын медаль тапшыра.

Александр Попов Исмә­гыйль Хәки­мовка диплом һәм алтын медаль тапшыра.

23 – 24 сентябрьдә Усть–Кинел бистәсендә Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе гөрләп узды

Шушы дәвердә ул Россиядә генә түгел, Бөтендөнья кү­ләмендә дә абруй казанып өлгерде һәм үткән елда аңа Федераль статусы бирелде. Хәзер бу мәйданчыкта агросәнәгать белгечләре һәм азык-төлек җитештерүчеләр очраша, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән техника һәм азык-төлек җитеш­терү технологияләре, эш тәҗ­рибәсе күрсәтелә. Күр­гәзмә нәтиҗәләре буенча уздырыла торган форумда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттыру буенча чаралар билгеләнә, башка регионнар белән бәйләнешләр ныгытыла, җитештерелгән яңа товарларны ил халкына таныту буенча зур эш алып барыла.

Кунакларны сәламлап, Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Попов Усть-Кинел бистәсендә уздырыла торган форумның бик әһәмиятле чара булуын билгеләп үтте: “Бу күргәзмәдә без агымдагы елның урып-җыю кампаниясенә нәтиҗә ясыйбыз, — дип белдерде министр. — Ә горурланырлыгыбыз бар. Быел өлкә аграрийлары 2 миллион тонна ашлык суктырып, рекорд куйдылар.

Шулай ук биредә авыл хуҗалыгы техникасын ясау­чылар тәкъдим иткән яңа техника, АПКның башка тармаклары яңалыклары һәм уңышлары белән танышырга була. Күргәзмә тәҗрибә алышу өчен бик җайлы урын һәм бу, әлбәттә, Россиянең авыл хуҗалыгы үсешенә этәргеч булып тора”, — дип сөйләде.

Традиция буенча күр­гәзмәдә өлкәбезнең 27 районы да катнашып, һәрберсе үз йортын булдырган. Андә һәр районның уңышлары, милли ашлары, җитештерелгән продукцисе белән танышырга, милли җыр-биюләрен, кунакчыллыгын күрергә була. Шәхси хуҗалыклар һәм җитештерү оешмалары да үз рәтләрендә ит-сөт, сыр-колбаса, икмәк һәм бал, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып торалар. Татарлар күмәкләшеп яшәгән Камышлы районыннан килгән Илдар һәм Рушания Диндаровлар, Динара Кашапова, Фәнилә Гыйләҗева, Римма һәм Рамил Габидуллиннар, Азизулла Пулатханов, Тәслимә Шәрифуллина һәм Нурия Юлдашева янында да кеше күп иде. Шулай ук Камышлының белем бирү үзәге укучылары һәм укытучысы Әхмәт Фәйзуллаев табасыннан төшкән баллы коймаклар, кайнар шулпа һәм хуш исле чәй өчен чират торучылар көнозын өзелмәде.

Камышлының күргәзмә павильоны да үзенә тартып торды. Җил тегермәне, агач күпер, умарта оялары һәм төрле урман җәнлекләре әкият дөньсын хәтерләтте, ә туган якка багышланган фотокүргәзмә күз явын алырлык итеп ясалган иде. Павильонның бизәлешенә, җырлы-биюле кунак каршылау гореф-гадәтенә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Александр Попов та, икенче көнне чарага килгән губернаторның беренче премьер-министры Александр Нефедов та соклану белдерделәр, татлы бавырсактан авыз иттеләр.  

Хөкүмәттән грант алучы фермерларның да үз рәтләре бар иде. “Самара фермеры” дип аталган бу урында сугым үгезләре һәм сөтле сыерлар, симез дуңгызлар һәм озын йонлы бәрәннәр, итләч кош-корт һәм кроликларны күрергә була иде. Нәселле сыерлар өчен хәтта матурлык конкурсы да оештырылды һәм беренче приз (әлегә!) чит өлкәдән китерелгән Десятка кушаматлы кызыл-чуар нәселле сыерга бирелде.

Форум нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә бил­геләнде. XVIII Идел буе агросәнәгать күргәзмәсендә Самара өлкәсенең 27 районы да Гран-прига лаек дип табылды. Күргәзмәдә катнашучыларга барлыгы 260 алтын һәм 54 көмеш медаль тапшырылды. Шулар арасында милләттәшләребез дә бар иде. Мәсәлән, Елховка районының Тупли авылында туып үскән, Самараның авыл хуҗалыгы академиясендә эшләп, профессор дәрәҗәсенә ирешкән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Исмәгыйль Насыйбулла улы Хәкимов җитәкчелегендәге авторлар коллективы «Инновационная технология искусственного осеменения мясных коров и тёлок» дип аталган фәнни хезмәте өчен җиңүче дипломы һәм алтын медаль белән бүләкләнде, бу коллектив әгъзаларының барчасына да Рәхмәт хатлары тапшырылды. Анда: “Самара өлкәсенең агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән зур өлешегез өчен”, — дип язылган иде.

Александр Попов Исмә­гыйль Хәки­мовка диплом һәм алтын медаль тапшыра.

Александр Попов Исмә­гыйль Хәки­мовка диплом һәм алтын медаль тапшыра.

Эльвира РӘФЫЙКОВА, Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Камышлинский район представил свою продукцию на областной сельхозвыставке (ФОТОГРАФИИ)

* * *

Деятельность ведущих сельхозпредприятий Похвистневского района была широко освещена на областной агровыставке (ФОТОГРАФИИ)

 

Просмотров: 1706

Один комментарий

  1. Александр тугел, Алексей Попов ул.