Өлкәннәр көнен бәйрәм итү Камышлы авылында күптән инде матур традициягә әйләнде. 30 сентябрьдә район үзәгенең Мәдәният йортына Камышлыда һәм Дәүләтколда яшәүче 100дән артык әби-бабайлар җыелды. Алар өчен фойеда тәм-томнар белән тулы чәй табыны әзерләнгән иде. Чараны Камышлы авыл җирлеге администрациясе һәм район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәре оештырдылар.
Камышлы муниципаль районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов, авыл җирлеге администрациясе башлыгы Заһит Әбделхак улы Сафин, Камышлы район үзәгенең халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Наилә Таһир кызы Габидуллина өлкәннәрне ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, аларга исәнлек, тыныч тормыш теләделәр. Шуннан соң өлкәннәр хөрмәтенә авыл үзешчәннәре катнашында концерт куелды.
Просмотров: 1238