Ишекне ачып көтәр кешем бар

1Тумышыннан ятим үскән, бүген дә ялгыз яшәүче Суфия Зарипованың язмышы кызыгырлык түгел. Ул Похвистнево районының Гали авылы мәктәбендә эшләгән укытучы Ленина апа Латыйпованың кызы. Ике ел ярым элек, әнисе вафат булганнан соң, Суфия ялгыз калды. Дөрес, Самарада яшәүче бертуган сеңелесе Руфия кайтып, булган зур эшләрен эшләшеп киткәли. Ләкин авыру, олыгаеп баручы инвалидка көн саен сөйләшергә дә кеше кирәк бит.

- Дөньяда әниеңне югалтудан да зуррак югалту юк икән. Ул барда таяныч сизә идем. Янга җигелгән ат кебек төптән тартып баручыга ияреп кенә барасың.  Кече яшьтә дә, олы яшьтә дә ятимлек бик авыр хәл. Әниемнең васыятьләре белән генә яшим дә инде. Төшләремдә күргәндә бөтен моң-зарларымны аңа сөйлим. Ә беркөн ул миңа: “Йөрәгем елый”, — дип төшемә керде…

Әле дә ярый социаль ярдәм күрсәтү бүлегебез бар. Караучым Наиләне көн саен зарыгып көтеп алам. Ул минем икенче әнием кебек. Акыллы киңәшләре белән хәлемне җиңеләйтә, юата, өемне җыя, су кертә, авырган вакытларымда медпунктка алып бара, кирәкле дарулар сатып ала. Кибеттән ашамлыклар, хәтта миңа килешле кием-салым да алып кайтып бирә, — дип сөйләде Суфия.

Без сөйләшеп утырган арада Наилә үзе дә килеп җитте. Иртән ул Суфиягә ботка пешереп ашата икән. Аннары кан басымын үлчәде, кирәк-яракларын барлады да, йөгерә-йөгерә, икенче әбием көтә дип, саубуллашып чыгып китте

Наилә Бадегшанова 2003 елдан бирле социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә эшли, картларны, авыруларны карый. Хәзер аның карамагында 7 әби, барысына да ул тигез карашта, ягымлы, эшчән. Наиләнең ире Рафаэль дә бик уңган кеше.  Авылыбызда “Хәләл” колбаса цехы ачылганнан бирле шунда электрик булып эшли. Ике уллары бар иде. Берсе фаҗигале рәвештә һәлак булды, ә икенчесе югары уку йортында укый.  Әтисе-әнисе кебек бик булдык­лы егет.

Күршеләре Фәния апа һәм аның улы Зөфәр дә Суфиягә йорт эшләрендә булышалар. Бакчада йөргәнен күрсәләр, Зөфәр су сибәргә дип шлангларны көйләп бирә, моторын кабызып җибәрә. Тавыклары да бар икән. “Иптәшкә тотам, шулар белән сөйләшеп йөрим”, — ди Суфия. Икенче күршесе Фәнүзә мунча якканда аңа гел әйтә. Ә керләрен юарга Наилә алгалый “Барысына да Аллаһының рәхмәте яусын, аяк-куллары сызлаусыз булсын иде” — дип рәхмәтләрен әйтте Суфия ханым. “Урында ятып авырырга, кеше кулына калырга язмасын иде, — дип тели ул. — Әлегә Аллага шөкер, күршеләрем дә яхшы, караучым да әйбәт. Үз аякларымда йөрим, хөкүмәт биргән пенсиям ашарга җитеп тора, кешеләргә артык мәшәкать ясамыйм кебек. Фәһимә Зарипова җитәкчелегендәге социаль хезмәт күрсәтү бүлеге, Наиләм барында минем таянычым бар, шуңа  да киләчәктән курыкмыйм мин”.

Суфия күптән инде әнисе белән бергә мәдрәсәгә йөреп, гарәп графикасын өйрәнгән. Остабикәбез Сания Мингачева аның өенә барып та, үзенә алып килеп тә догалар, ислам дине нигезләре өйрәткән. Хәзер ул биш вакыт намазын калдырмый, ә ахырда яхшылык эшләгән барлык авылдашларына да багышлап дога кыла.

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1136

Комментирование запрещено