Миләш агачы

10304489Гомер әле озын, диеп,

Үземне алдаганмын.

Тоймадым да гомеремнең

Язы, җәе узганын.

Гомеремне тиңлим хәзер

Көзге миләшкә генә.

Ботакларда яфраклар юк,

Миләш тәлгәше генә.

Көзләрен дә, кышларын да

Ялгыз калмый ботаклар.

Син бик тә матур агач, дип,

Миләштә сайрый кошлар.

Кызыл миләш тәлгәшләре -

Үткән гомер җимеше.

Тирә-якны ямьгә күмгән,

Бөтен яктан килешле.

Әче миләш, төче миләш,

Ярыштыгыз, елларым.

Сезгә карыйм, үтә гомер,

Яшәп әле туймадым.

Наилә ХӨСӘЕНОВА.

Самар шәһәре.

samtatnews.ru

Просмотров: 1182

Комментирование запрещено