Мәктәпләрдә бүген ыгы-зыгы…

1Укытучылар көне уңаеннан

Сары төскә чумган көзге бакчалар да,

Шаян җилләр уйный алтын яфрак белән, 

Кочак-кочак чәчәк бәйләмнәрен

Тотып килә укучылар рәхмәт белән.

 

Мәктәпләрдә бүген ыгы-зыгы,

Матур бәйрәм — Укытучылар көне.

Ел да шулай котлыйбыз аларны

Хөрмәткә лаек мөгаллимнәребезне.

 

Рәхмәт cезгә ныклы белем биргән өчен, 

Һәрберебезне балагыздай күргән өчен.

Бу дөньяның барлык матурлыгын тоеп,

Кулдан тотып зур дөньяга керткән өчен!

Гүзәл ШӘКҮРОВА, “Яктылык” татар мәктәбенең 9 сыйныф укучысы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1084

Комментирование запрещено