Әбиләр чуагы

i2Алтынга төренгән көз ае,
Һавада искиткеч хуш исләр.
Сихерле-тылсымлы җиһанга
Бигрәк килешә бу төсләр.

Алтынсу, сары яфраклар
Барасы юлларга түшәлгән.
Әбиләр чуагын хөрмәтләп
Табигать тә үзенчә бизәлгән.

Балам, диеп эндәшәсез безгә,
Нинди генә яшьтә булсак та.
Кояш кебек җылытасыз безне,
Иркәлисез җылы кочакта.

Киемнәр дә туза, гомер дә уза,
Картлык басып килә үкчәгә.
Җаннарга урын табалмыйбыз,
Үткәннәребез искә төшкәндә.

Кылган изгелекләрегез өчен
Баш иябез сезнең каршыда.
Киңәшләрегез безне рухландыра,
Бер йөрәккә сыя барсы да.

Бер Аллаһы бәла-казалардан,
Гөнаһлардан сезне сакласын!
Хәерле-бәрәкәтле гомер телик,
Капкагызга кайгы какмасын!

Тормыш юлына алып чыкты безне
Сездән алган хәер-фатиха.
Бәйрәмнәр ул ел да кабатлана,
Бер күрешү – тәнгә мең шифа.

Сәимә МОРЗАХАНОВА.
Гали авылы,
Похвистнево районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 1205

Комментирование запрещено