Россия күләмендә оештырыла торган “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале быел Кырым Республикасының Бахчасарай районында узды. Иске Ярмәк авылының “Ак каен” халык фольклор ансамбле дә бу чарадан читтә кала алмады.
Быелгы фестиваль диңгез ярында үтүе белән генә түгел, программасы белән дә аерылып торды. Элек коллективлар үз йолаларын, җырларын, уеннарын күрсәтеп, көч сынашкан булса, быел аның бәйге өлеше булмады. Фестиваль туганнар җыены, зур бәйрәм рәвешендә узды. Читать полностью