Синдә гомер кичәмен.
Озын күл буйларын иңләп.
Чиялеккә төшәмен.
Әй, Ярмәгем, хис телмәгем,
Таянычым, юлдашым.
Синнән башка ямь табалмыйм,
Син бит — нурлы кояшым.
Моң чишмәләрең ачыла
«Ак каен» турләреңдә.
Бәгырь җепләре ялгана
Сабантуй көннәреңдә.
Иң күңелле, көләч йөзле
Халкыңа тиң төбәк син.
«Гали гармуннарың» белән
Милләт горурлыгы син.
Минзәки ХИСМӘТУЛЛИН.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1309
Туып ускан авылым минем!
Это отец моего мужа написал