Шагыйрь булуын күпләр белмидер әле…

image2Рәшит Фәрдиевне Камышлы районында белмәгән кеше юктыр инде. Ә менә аның шагыйрь булуын күпләр белмидер әле. Бүгенгесе көнне Балыклы авылы Мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Рәшит Вәли улы алып барган чаралар искитмәле. Һәр чыгыш ясаучыга туры китереп язган шигырь юллары гына ни тора! Туган ягына, туган теленә, авылдашларына мәхәббәте көчле аның. Матур, тату, талантлы гаиләсе белән горурланырлык.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген сезгә Рәшит Фәрдиевның ике шигырен тәкъдим итәбез. Аларны укып, сез дә минем хаклы булуымны аңларсыз. Ә Рәшиткә килгәндә, аңа алдагы көннәрдә дә үз юлыннан тайпылмый, иҗат ялкыннары белән янып яшәргә язсын, дигән теләктә булып, тагын шигырьләрен көтеп калабыз.

Халкым минем

Халкым минем! Татар-мишәрләрем!

Гөрләп яшә кайгы күрмичә.

Бердәм булыйк. Бердәм халык көчле.

Үтсен гомер башлар өймичә.

Ана теле калсын балаларга,

Тузга язган…татар тарихы.

Кол Галиләр, Сөембикә, Тукай рухы…

Бабаларның язган вазихы.

Бабалардан калган туган җирләр,

Былбыл сайрый кунып тирәккә.

Әниемнән ана теле, әтиемнән гореф-гадәт

Балкый минем кайнар йөрәктә.

Халкым минем! Татар-мишәрләрем!

Арабызга дошман кермәсен.

Бердәм булыйк. Бердәм халык көчле.

Баба күргән — бала күрмәсен!

 

Көзге Кәҗә тау

Таң атканда Сок буйлары бигрәк матур

Кәҗә тауның башы томанда,

Чык тамчысы җем-җем килә таң нурында

Елга буйлап узып барганда.

Бөдрә таллар уйга батып саргаялар

Чегән күлмәк алтын көз кигән,

Зифа буйлы кызлар кебек камышлар да

Алтын көзгә башларын игән.

Салкын җилләр озак тормас — ишек кагыр

Кыш бабайның чал чәч кызлар.

Карга төреп тирбәтерләр Кәҗә тауны

Җырлый-җырлый бишек җырларын.

Көзге иртә, таң атканда Камышлыда

Азан әйтә моңлы итеп мөәзин,

Мөселманнар яңа көнгә дога кыла:

Әлхәмдү лилләһи Раббил гәләмин.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА әзерләде.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1363

Комментирование запрещено