Шушы көннәрдә Иске Ярмәк мәчетенә йөрүче бертөркем ир-атлар авылдан читтәрәк урнашкан зиярәтләргә (Сидяково авылы янына, Урта имәнлеккә, Юкәле тауга) барып, догалар кылып кайттылар. Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим тарафыннан биредә җирләнгән Батыргали Ваһапов, Йосыф улы Корбангали Шатланов, Әүлияләр турында тәфсилләп сөйләнде. Шулай ук изге ният белән йөрүчеләр һәр елны юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда “Ясин” сүрәсен укыдылар. Ахырдан барсы да мәчет каршындагы аш-су бинасына кайтып, Иске Ярмәк авылына нигез салучы Ярмөхәммәт бабай рухына багышлап уздырылган Корбан мәҗлесендә катнаштылар. Сый-нигъмәт тулы өстәлләр тирәсендә исә бакыйлыкка күчкән ата-бабаларыбыз рухына багышлап догалар кылынды.
Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.
Автор фотосурәтләре һәм видеоязмалары.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
* * *
18 октябрьдә Иске Ярмәк авылы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен Корбан мәҗлесе уздырылды.
Иң элек нарасыйлар авыл мәктәбендә үткән спорт уеннарында катнаштылар, аннан мәчеткә кунакка килеп, тәмле корбан шулпасы белән сыйландылар. Балаларга иганәчеләребез Зөлфия һәм Вәли Әбделвәлиевлар, Юлия һәм Илшат Сәлимовлар, шулай ук авыл мәчете әзерләгән бүләкләр дә тапшырылды.
Киләсе елларда да шулай итеп сабыйларны шатландырырга насыйп булса иде. Рәхмәт яусын барлык оештыручыларга һәм ярдәмчеләргә!
Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнары мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ.
Иске Ярмәк авылы,
Камышлы районы.
КОНТЕКСТ:
Иске Ярмәктә Корбан мәҗлесләре үтә (ФОТОСУРӘТЛӘР, ВИДЕО)
Просмотров: 1657
Бик зур эшлэр башкарыла, эфэрин!