Алар мәсҗид булдыру теләге белән яшиләр

article876

Мехзавод бистәсе.

Мехзавод бистәсендә Ислам динен алып баручылар — белемле, югары культуралы, һәрьяклап үрнәк булырлык мәсҗид картлары. Болар — Габделбари һәм Рабига Галиевлар, Илдар Минхәмитов, Габделмөнир ага Маннанов һәм башкалар. Аларның барысын да бер теләк бер­ләштерә — ул ничек тә бу төбәктә мәсҗид булдыру. Биредәге дин мәсьәләләре турында Габделмөнир ага Маннанов белән әң­гәмә тоттык. Ул түбәндәгеләрне сөйләде.

«Мехзавод бистәсе мөселманнары­ның бер мәхәллә булып оешуына инде 25 еллап вакыт үтте. Күп катлы бер өйнең ярым-подвал өлешендә кечкенә бер бүлмә алып, аны намаз уку урыны итеп җайладык. Моны Илдар Минхәмитов оештырды Һәм аның гаиләсе дә зур өлеш кертте.

Күрер күзгә, бу бүлмә зур, матур, иркен һәм җыйнак. Аның тәһарәт алу урыны, укыту бүлмәсе дә бар. Тик моның аяныч һәм кызганыч яклары да бар. Биредә ара-тирә канализация систе­масында авария булып, бу бүлмәне пычрак сулар баса.

Әлбәттә, бу — зур фаҗига. Дөрес, аны тазалауга һәрвакыт Илдар әфәнде, аның гаиләсе күп көч куялар. Моның өчен мәхәллә мөселманнары аларга зур рәхмәтле. Тик Аллаһы Тәгалә каршына, намазга баса торган урында мондый хәлләр булуына халыкның җаны әрни.

Бу мәхәллә оешканнан бирле, биредәге халык мәсҗид булдыру хыялы белән яши. Аны төзергә алынучы да бар, халык та ярдәм күрсәтергә әзер тора. Тик мәсҗид салу өчен җир алу мәсьәләсе бүгенгәчә хәл ителмәгән.

Мондагы мәсҗидне булдыру — ул биредәге татар һәм мөселман җәмгыяте алдындагы иң актуаль мәсьәләләрнең берсе.

Беренчедән, манаралы мәсҗид булса, монда Мехзаводтан гына түгел, Управленческий, Красный Пахарь, Красная Глинка, Кошелев бистәләрен­нән, Козелки станциясеннән, хәтта Семейкино һәм Прибрежный бистәлә­реннән дә алык тартылачак. Икен­чедән, ул барлык мөселман халкын бер­ләштереп, бер эзгә салучы Аплаһы йорты балачак.

Бу очракта төрле җирдә җыелучы аерым һәм шикле төркемнәр дә булмас, дип уйларга кирәк. Өченчедән, олы юлдан узучы мөселманнарга намаз укырга да тулы мөмкинлекләр булачак.

Менә хәзер җомга көннәрендә би­регә 150ләп кеше җыела. Аларның күбесе — Урта Азиядән һәм Кавказдан килгән халык. Бүген телевизорда даими рәвештә террористлар вәхшилеген бөтен мөселман халкына аударып, Ислам динен хурлаган тапшырулар бар­ганда, читтән килгән халыкларның җые­луы биредә яшәгән халыкта канә­гатьсезлек тудыра. Ә мәчет булган оч­ракта, мондый проблемалар булмаячак бит.

Төптән уйлаганда, җир алу — ул бө­тенләй хәл итмәслек мәсьәлә дә түгел бит. Тик монда Самар шәһәрендә, өлкә­бездә булган интеллектуаль көчләр, аб­руйлы кешеләр ярдәме, әлегәчә кул­ланылмаган сәяси һәм иҗтимагый ре­сурслар эшкә җигелергә тиештер.

Масҗид төзелгән очракта, монда бер дигән дин һәм тәрбия учагы булачагына Һичбер шик юк. Бүгенге көндә биредә дини укуларны остабикә Рабига ханым Галиева алып бара. Аның ире Габдел­барый Галиев агымдагы проблемаларны хәл итүгә күп көч куя», — диде әңгәмәдә­шем.

Габделмөнир Маннанов 1937 елда Ырымбур өлкәсендәге Иске Шалты авылында колхозчылар гаиләсендә ту­ып-үскән. Елларның авыр булуына ка­рамастан, югары белем алган. Авылдагы колхоз рәисенең урынбасары булып озак еллар эшләгәч, ул Куйбышев шәһәренә күчә. Фрунзе исемендәге заводта план-диспетчер бюросының җитәкчесе булып бер цехта 32 ел буена уңышлы хезмәт итә.

Габделмөнир ага хатыны Мөсфирә апа белән 56 ел бергә тату гомер кичереп, ике бала үстергәннәр Хәзер өч оныкларын Һәм ике туруннарын үстерер­гә ярдәм итәләр. Алар икесе дә дингә хезмәт итәләр, хаҗ кылдылар.

Габделмөнир аганың әтисе, Абделхак бабай, гадел, уңган һәм укымыш­лы кеше булган. Кырык ел буена умар­тачы хезмәтен башкарган. Оста куллы балта остасы буларак, арба-чаналар яса­ган. Авызына аракы-тәмәке капмаган, кеше рәнҗетмәгән. Шуңа да ул мулла вазифасын башкарган.

Габделмөнир абый үзе дә укымыш­лы, якты йөзле, йомшак телле. Бүгенге көндә ул үзен чакырган Һәр мөселман гаиләсендә кадерле кунак булып бара. Дини Һәм милли йолалар үткәрүне дә алып бара, эчтәлекле вәгазьләр сөйли.

Әңгәмә барышында ул:
«Телне хөрмәт итмәгән өчен яшьләр урыслаша, шуңа күп нәселләр корый. Телне белмәү — ул диннән дә ераклашу. Никахсыз, гөнаһка батып яшәүләр инде гадәткә керде. Чит телләрне алга куеп, үз телен санламаучыларны мин укымыш­лы да, тәрбияле дә дип әйтә алмыйм. Та­тар гаиләләрендәге урысча аралашулар, әби-бабайларньң оныклары белән чутый-бутый урысча сөйләшүләре дә — никадәр ямьсез, котсыз күренеш бит.

Баланың теле «әти», «әни» дип ачыл­ган гаиләләрдә генә киләчәктә чын татарлар үсәчәк. Ә калганнар, телне-милләтне санламаганнар, нәселсез-тамырсыз маңкортлар булачак.

Күпләр бу хакта уйлап та карамый. Бу — коточкыч хәл бит! Без кайда булса барганда, юлга чыкканда, кием-салым­ны, кесәдәге акчаны, алып барасы әй­берне барлыйбыз. Ә теге дөньяга ничек, нәрсә белән баруыбызны кайгырта­бызмы? Дини йөкләмәләрне ничек үтә­дек, дип уйланабызмы? Юк шул!

Күпләрнең байлыгы булса да, аларның бәхете юк. Шуңа да җаннарында да, гаиләләрендә дә тынычлык та юк. Бәхет — ул булганга шөкерана кыла белү Һәм исәнлек булу. Мондый нәрсәләр тик дин даирәсендә генә беленә», — дип сөйләде ул.

Сиксәнгә җитсә дә, Мөнир ага — җиңел йөрешле, йөгерек акыллы, көр күңелле һәм ачык йөзле. Ул әле дә яшьләр кебек, үз машинасында җилдертә. Аңардагы яшәү дәрте, тормышка мәхәббәте гөрләп, күкрәп тора. Ул ничек тә мәсҗидне булдыру теләге белән, төрле ниятләр корып, янып-көеп яши.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

На въезде в Самару построят мечеть

На въезде в Самару построят мечеть

Оригинал материала: http://63.ru/text/news/149310046195712.html

На въезде в Самару построят мечеть

Оригинал материала: http://63.ru/text/news/149310046195712.html

Просмотров: 1480

Комментирование запрещено